Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Туй күлмәген сатып алу тарихы: игелекле кияү һәм усал кәләш

Халыкта «кияү туй алдыннан кәләшнең күлмәген күрергә тиеш түгел» дигән әйтем йөри.

Бу әйтемгә бүген дә ышанучылар юк түгелдер. Иремнең дә туй күлмәген күрәсе килмәгән иде, тик мин аны мәҗбүр иттем. Хәерлегә булсын.

Мин чара алдыннан артык борчыла торган кеше түгел. Шуңа туй күлмәген дә туйга алты көн кала сайларга бардым. Танышларым «күлмәк алдыңмы?» дип ике ай алдан сораштыра башлады. Кая ашыгырга, дидем. Күлмәк ничә атна шкафта эленеп торгач, туйдыра бит (мөгаен).

Салонга баргач, сатучы туй кайчан буласын сорашты. Җавапны ишеткәч, күзе маңгаена менде. Аннары ашыга-ашыга күлмәк карый башлады. Әйтерсең үзенең туе җитә.

Ярар, мин әйтәм, никах күлмәген дә өч көн кала бик җиңел генә алган идем әле. Иң беренче киеп караганын. И, шатланган иде сатучы! Шунда ук йөзе балкый башлады, матур сөйләшә, җайны көйли.

Туй күлмәген дә шул ук принцип белән алмакчы идем. Әмма, шайтан котырттымы, тагын киеп карадым. Боз кузгалды: икенчесе, өченчесе, дүртенчесе... Төрле күлмәк төрле образда күрсәтә: чегән кызы да, байбикә дә, сихерче дә булдым.

Сатучы борчыла башлады. Салам да киям, салам да киям. Аптырагач, үзенең психологик алымнарын кулланырга кереште. «Сезнең шундый игелекле кияү, бер күрүдә аның әйбәт кеше икәненә инанып була», – ди. Әйбер сатканда сатып алучыны түгел, ә аның белән килгән кешене мактарга кирәк шул. Ул аның йөрәгенә май булып ята һәм кибетчегә карата уңай караш тудыра. (Белмәсәгез!) Башкача мөмкин дә түгел, чөнки алар Марат (кияү) белән ике сүз дә әйтешмәде. Маңгаена язылган микән?

Ялагайланмаса да, минем исәп – нинди дә булса күлмәк белән кайтырга иде. Җитмәсә, ул вакытта барлык дус кызларым эштә, күлмәк сайлашырга кеше юк. Маратны чишенү бүлмәсенә дәшеп, сайлашырга әйтеп карадым. «Юк, туй алдыннан карамыйм. Ошатканын ал», – диде. Кыскасы, сатучы кайсын күбрәк мактады, шуны алдым.

 Ә сезгә туй күлмәген сайларга кызлар үзләре генә киләме яки кияүләре беләнме? – дип сорадым.

Туксан проценты – кияүләре белән. Хәзер кеше әйтемнәргә бик ышанмый, – диде ул.

Гомумән, туй күлмәкләренең ямьсезе юк. Алар бөтенесе күз явын алырлык. Әмма минус яклары байтак. Үзем машинада кайтам, үзем уйлыйм: Марат беренче бию вакытында, күтәреп әйләндерү түгел, яныма якын да килә алмаячак. Кулын билгә дә куя алмый интегәчәк. Гомумән, әллә кая – Камчаткада торачак... Борчылдым. Кияү кәефем кырылганны күргәч, арганымны әйтеп котылдым.

Күлмәк ятты шунда дүрт көн. Тышлыгын да салдырмадым, ачып та карамадым. Аннары, туйга ике көн калгач: «Миңа туй күлмәге ошамый», – дип кырт кистем.

Марат кулы белән йөзен каплады: «Инде хәзер нишлибез?» – ди.

Кыскасы, икенче көне киттек күлмәк алмаштырырга. Салонның аккаунтына иртәгә килергә җыенуыбыз турында хәбәр иттем.

Иртән сатучының башкасы иде. Аның кыяфәтен күрсәгез! Безне каш астыннан гына карап каршы алып, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп исәнләште. Миңа бер сүз эндәшми. Башны җүләргә салып, күлмәкне алдым да диванга салдым.

Кичәге сатучы булмый, димәк…

Сатучы ат түгел көн дә эшләргә. Без алмашынып торабыз, – ди. Мин гаҗәпләнер идем җавабына, тавыш интонациясе катырак яңгыраса. Йомшаграк әйтте ул аны. «Ну, ат түгел икән, димәк, ат түгел», – дип уйладым. Аннары зал буенча башка күлмәкләр караштырдым. Эзләнә торгач, минем хыялдагы күлмәк эленеп торганын күрдем. Менә бит ул! «Киеп карыйм әле менә монысын», – дип төртеп күрсәттем сатучыга. Ул үзе – фонарьны хәтерләткән җиңле, җиңелчә күлмәк иде. Аны өстемдә итеп күз алдыма китердем генә, кинәт: «Ул сезнең размер түгел, зур ул сезгә», – ди сатучы. Ә мин бит әле киеп карамаган! Кайдан чыга соң мондый нәтиҗә?

Сатучы нишләсен, бик ашкынып тормыйча, элгечтән алып, миңа (сузды да, бирде дә түгел) тоттырып куйды. Туй күлмәген үзеңә генә кию – авыр. «Өс киемемне салдым, булышасызмы?» – дип, аны чакырып алдым.

Сатучы кыз корсетны төймәли башлады. Карыйм, бил буенча әйләндереп йөртеп була. Борылып, көзгедән аркама күз салдым. Ялгышмасам, әле бауларны кысып була икән.

Катырак кысып булмыймы? – дидем.

Юк, бетте. Күлмәк сезгә зур, – ди, күзен дә йоммый.

Сезнең миңа бу күлмәкне сатасыгыз килми, күренеп тора, – дидем. 

Үзегез күрмисезмени, әнә, күкрәк турысы да буш тора.

Бу – түземлегемнең соңгы чиге булды. И, ачуым чыкмагае! Чишенү бүлмәсеннән башымны тыгып, урындыкта көтеп утырган Маратны чакырдым.

 Кил әле, зинһар, монда. Сатучының принципиаль рәвештә минем корсетны кысасы килми, – дидем. 

 Туй күлмәгеңне күрәм бит мин синең хәзер, –  дип борчылды ул.

Ике көннән туй, әйтемнәргә ышанып утырырга вакыт калмады. Кил инде, корсетны кысып кара.

Кияү мине туй күлмәгеннән күрде. Килде дә, корсетның өстеннән алып, бауны кысып төшә башлады. Сизәм, суларга авыррак була башлады, димәк, кысыла. Ниһаять, үземә тулы образдан карадым. Минем өчен тегелгән диярсең! Җилкәсе, биле, күкрәге – барысы да чак кына кереп утырды. Сатучы югалып калды, әмма күзен миңа күтәрмәде.

Кем беләндер тиз генә язышты да журнал тутыра башлады. Телефонын каршымда калдырып, каядыр югалды. Карыйм, экранда кичәге сатучы белән диалог ачык калган: «Аллам, ике меңен кайтар да, җибәр. Фатасын да кайтармагандыр дип өметләнәм», – диелгән. Аннары сатучы кыз, телефонын үзе белән алырга онытканын аңлаган шикелле, йөгерә-йөгерә килеп тә җитте. 

 Күлмәкләрне алмаштырган очракта, без сезгә ике мең сумыгызны кайтарабыз. Бусы очсызрак, – диде.

Шушы ике меңне «кысып каласы» килгәнгә үзен шулай тоттымы, белмим. Сатучыга да артык эш ясаганымны бик яхшы аңлыйм, әмма хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшлисең икән, кешене эчеңнән генә сүк. Дошманга караган кебек карыйлар алайса. Шундый персонал аркасында туй күлмәген дә кияү алдан күрде инде.

Бу вакыйгадан соң бер генә нәтиҗәгә килдем: туй күлмәген сайларга чыннан да ике ай кала барырга кирәк икән. Алайса, я ошаганы беренче тапкырдан очрамас, я озынрак булыр, я сатмаслар…

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев