Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Турсая бик еш күңел

Шигырь сөючеләр, сезнең өчен.

Үзеңнеке- үзәктә!

Сабыр савытларым бик сай,
Турсая бик еш күңел.
Ташый да, түгелә хәзер,
Гүя без бер җан түгел!
Нәрсә җитми, ниләр кирәк,
Кайчак белми үзе дә.
Инәсе дә дөя булып,
Күренә еш күземә!
Оялтып та карыйм үзен,
Әрләп тә атам сүгеп.
Торма димен елап, җебеп,
Күз яшең әрәм түгеп.
Ишетергә дә теләми,
Үз туксаны гел туксан.
Уздыр колак яннарыңнан,
Коелмас сүздән укаң!
Кызганып та куям үзен,
Үзеңнеке- үзәктә!
Боерык биреп, сүз тыңлатып,
Булмый газиз йөрәккә!

Флера Габдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев