Тып-тын гына...
Гөлүсә Батталова
Тып-тын гына... тып-тын гына
Карлар ява туган якка.
Бу ак карлар өмет булып,
Аклык булып җиргә ята.
Әтнәм янә кышка керде -
Буразналар сак йокыда.
Каенсарның каеннары,
Наратлары ак сыкыда.
Кар аклыгы җирдә генә
Дисәң әгәр, ялгышырсың.
Ак як диләр Әтнә җирен –
Рәхмәт шушы язмыш өчен.
Аклык безнең тамырларда,
Аклык безнең канга сеңгән.
Кем бар тагын хезмәт тәмен
Әтнәләрдән яхшы белгән?
Яңа ел ул безнең өчен
Яңа үре гомерләрнең.
Үз туфрагың, үз җиреңнең
Белеп кенә кадерләрен...
Яшисе дә, яшисе гел...
Тынычлыкта, иминлектә!
Әтнә җирендә йөрәкләр
Шуны тели бүген бик тә.
Безгә бит артык кирәкми –
Гади генә бездә хикмәт:
Яшәүнең олы мәгънәсе –
Үзең игеп тапкан икмәк!
Бәхете дә, тәхете дә
Туган якның бары шунда.
Вөҗданы саф, намусы пакь
Якташларның әнә шуңа.
Әнә шуңа ап-ак карлар
Табигатьнең бәрәкәте.
Яңа ел ул – гомерләрнең
Мәңгелектә хәрәкәте.
Өр яңа ел туган җирдә
Чынга ашкан өмет булсын.
Хыялларга ныклык биреп,
Көч-дәрманлы канат куйсын!
Әтнәм өчен ачык булсын
Бәхетләргә илтер юллар!
Туган җирем моңа лаек,
Котлы булсын Яңа еллар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев