Юлда узган гомер
Җәүдәт Фәйзрахманов, Кышлау авылы (Дәвамы. Башы 19 санда).
Бер көнне Мәрьямбикә: ”Улым, әтиең дәү әниләреңә барырга кушмый”, – дип тә әйтеп карый, барып йөрмәсен дип хәтта өс киемнәрен дә җыеп, яшереп куя. Әтисе киткән вакытны чамалап, малай барыбер үзенекен итә, кышкы көндә яланаякка башмак киеп дәү әниләренә китә. Башмакларны кулына тота да кар өстеннән шуларга элдертә. Бу хәлне күреп дәү әнисе балага алай эшләргә ярамаганлыгын төшендерә. Шул чагында Габделхәйгә үз әнисе турында да сөйли дәү әнисе. Яңа әнисен дә яратырга, сүзен тыңларга кирәклеген төшендерә. Бала дәү әнисенең сүзләрен күңеленә сеңдереп үсә. Әгәр дә үз әнием исән булса, алай эшләмәс иде, болай итәр иде дигән уй-фикерләр кереп чыккалый баланың башына. Акрынлык белән йорттагы көче җитәрдәй кайбер эшләргә әтисенә булышкалап тора. Дәү әнисе, әтисе белән бик тә килешәләр, дустанә мөнәсәбәттә яшиләр. Яңа әни дә начар булмаска охшаган, улым дип дәшә. Күптәннән ишетергә теләгән менә бу сүз электән үк тырмап килгән күңеленә рәхәтлек бирә.
Еллар берсе артыннан икенчесе тезелеп сизелмичә үтә тора. Тормышлары акрын гына көйләнә бара. Дәү әниләренә дә йорт эшләрендә булышырга баргалап кайта яшүсмер. Ата белән бала
Үзәкләргә үтәрлек салкын кышлардан соң матур, ямьле яз җитә.Кешеләр дә язның матурлыгына сокланып, ямен күреп калырга омтыла.
Габделхәй тугыз яшьләренә җитеп килгәндә, үз яшьтәшләренә караганда гәүдәгә ярау булуы белән дә аерылып тора, әтисенә охшап озын буйлы булып үсеп килә. Фәйзрахман абзый да озынча чандыр гәүдәле, гомер-гомергә җир белән эш итеп тә мантый алмаган крестьян. Фәйзрахман да улын иң беренче тапкыр басуга ияртеп алып барып үз җирләре белән таныштырган иде. Тубал белән чәчү чәчкәндә орлык белән бергә дистәләгән йомырканы әтисенең җир өстенә сибеп йөрүләре шундый да кызык булып тоелды шул чагында малайга. Ахырдан әтисе: “Улым, син шул йомыркаларны җыеп алырсың“, – диде. Малае: «Ни өчен шулай эшлибез соң?» – дип сорады әле әтисеннән. – Менә шул йомыркалар шикелле эре бөртекле ашлыклар өлгерсен өчен, – дип сөйләгән иде Фәйзрахман ул вакытта. «Йоласы шундый, улым, – дип әйтте аркасыннан сөеп. Әтисе ял итеп алган арада Габделхәй ат тырмасы белән җир өстендә сибелеп яткан орлыкларны күмдереп берничә тапкыр әйләнергә өлгерде. Эшләре бетүгә, үз җирләрендә эшләп ятучы күршеләрен дә чакырып, ашъяулыклар җәеп, бергәләшеп табын корып алдылар, шул йомыркаларны, алып килгән азыкларны тәмләп ашадылар. Элекке елларда да ул мәктәптә әйбәт кенә укып йөрде. Мәктәп баскычыннан кергән чакта ук укучылар гадәттәгечә чабаталарын салып, тузаннарын кагып керәләр иде. Күп кенә гаиләләр балаларының аякларына оекларны почас сүсеннән бәйләп киертеп йөртте. Сарык йоныннан бәйләнгәннәрен аерым хәллерәк кешеләрнең балалары гына кия алды. Мәктәпкә китап, дәфтәрләр тутырып бару өчен сумканы да фанердан малайлар үзләре ясадылар. Бу елны Габделхәй мәктәпкә дәү әниләре ак киндердән тегеп биргән букча белән йөрде. Китап, дәфтәрләрне дә шуңа салып бара иде. Бу букча бер елдан артыкка бармады, тузды. Дәфтәрләргә кытлык хөкем сөрә иде, аны алырга күп ата-ананың акчасы да җитеп бетмәде. Күпчелек балалар табаклы кәгазьдән үзләре тегеп дәфтәр ясадылар. Әмма бу ясалган дәфтәрнең сызыклары булмау язганда, билгеле, бик зур кыенлыклар тудыра. Ничек итсә иттеләр, укучылар барыбер матур, тигез итеп язарга тырыштылар. Кара савыты өчен дә кечкенә шешәгә кара салып, каләмне шуңа манып яздылар. Кара савытын аерым чүпрәктән тегелгән янчык белән мәктәпкә алып барып, алып кайтып йөрделәр. Дүртенче сыйныф оештырылгач, ярты кыштан соң өченче сыйныфтагы берничә баланы, шул хисаптан Габделхәйне да дүртенче сыйныфка күчереп куйдылар. Мәктәптә аерым урын булмау сәбәпле аларга калган вакытта Абрар йортында укырга туры килде. Бишенче сыйныфка күчкәч, күрше авылга җәяү йөреп белем ала башладылар. Кечерәкләрне кыш көннәрендә ат белән йөрттеләр. Анда да мәктәп дигәне мәчет бинасы булганлыгы бер дә гаҗәп түгел иде.
Габделхәй, чәчү чәчәргә дип әтисе белән иртәдән үк басуга барышлары. Узган елгы чәчү вакытында орлыклар белән йомыркаларны әтисе җир өстенә сибеп йөргән иде, быел да шулай эшләрбез микән дип кызыксынуы арта төште малайның. Фәйзрахман абзый улының әле яше белән кечерәк булса да үзенә иптәш булып баруына шатланып бетә алмады. Башка елларда бер ялгызы гына кырда берәү белән дә бер кәлимә сүз алыша алмыйча газиз булып эшли иде. Ара-тирә күрше кишәрлектә эшләүче Әхмәтгали белән аяк өсте генә сөйләшкәләп алгаладылар. Ә бүген менә ат арбасында әйләнә-тирәдәге табигатьнең матурлыгына башка күзлектән карап сокланып бара. Малаең да янында булгач бигрәк тә рәхәт икән. Үзе теләп: «Әти, мин дә басуга йөрим әле», – диде бит. Бу сүзләр Фәйзрахманның күңеленә сары май булып ятты билгеле. Малае белән, сөйләшә-сөйләшә, офык артына яшеренгән ямь-яшел урманның бер кырыена күз салып, әйләнә-тирәгә хозурланып бара торгач, үз җирләренә дә килеп җиткәнлекләрен сизмичә дә калдылар. Килеп туктауга Фәйзрахман җир өстендә таралып яткан туфракка иелеп кулларына алды, нинди хәлдә булуын тикшереп карады. Туфракның ни җылы, ни суык түгеллеген чамалагач әтисе чәчәргә ярар микән дип күрше кишәрлекләргә күз салды. Ерактагы басудагылар, күрше-тирәдәгеләр дә чәчү эшен башкарып яталар бит әнә! Әтисе: «Көннәр дә уңайлана барырга охшаган бугай, кояш та җир өстен җылытмыйча калмас», – дип эшкә тотынырга булды. Җирләрен әтисе алдагы көннәрдә үк сукалаган булган икән, шундый да йомшак булып каралып ята. Туфрак өстенә басу белән чабатаның яртысы җиргә батып китә. Хәзер шуны тырмалап бүген тубал белән орлык чәчәсе, аннан соң күмдерү өчен кабаттан тырмалыйсы була. Ат камытына ике яктан арканлыклар җибәреп тырманы аркылы торган агачка беркеткәннән соң җир кишәрлегенә әтисе ат белән «бисмилла»сын әйтеп кереп китә. Бераз җирне тырмалап ала да атны ял иттерергә туктата, җирнең калган өлеше тырмаланмыйча торылсын әле дип, чәчү эшенә тотыналар. Әтисе тубалны кулларында әйләндереп торгалый да бик сакланып кына алып килгән капчыклардагы орлыкны сала башлый, йомыркаларны да шулар өстенә куеп, муенына тубал бавын элә. Йомыркалар да орлыклар белән тигез җир өстендә тәгәрәшеп калалар. Әтисе орлыкларны шундый да тигез итеп сибеп баруына нык кына сөенеп кала малай. Югыйсә, тубалдагы орлыкны кулы белән учлап ала да гап гади итеп селтәнеп сибеп җибәрә, учлап ала да селтәнеп сибеп җибәрә. Үскәч, мин дә әти кебек тубал белән сибә алырмын әле дип уйлый. Әтисе эшне бетерә, ат тырмасы белән тырмаларга ук керешә. Бераздан дилбегәне улына тоттырып: «Әйләнеп кил әле, улым, мин бераз гына хәл алыйм,» – дип арба янына барып утыра. Габделхәй бик теләп ризалаша, тигез җир өстеннән ат яныннан бер-ике адым арырак атлап китә. Берничә тапкыр тырма белән сибелгән орлыкларны күмдереп үткәч, әтисе: ”Була бит, әйеме?” – дип елмаеп кала аның артыннан. Орлык чәчелгән җирне төш авышкач тырмалап бетерәләр. Атны якындагы елга буена үләнгә җибәрәләр, үзләре дә тамак ялгап ял итеп алалар. Инде чәчелми калган җирне бер кат тырмалап тигезләгәч орлыкны сибеп өстеннән тырма белән үтәсе генә кала. Беренче катын тырмалап чыгарга кушып дилбегәне малаена тоттыра Фәйзрахман. Бераздан бу кишәрлек тә тырмалангач җир өсте бөтенләй тип-тигез хәлдә күпереп кала. Габделхәйнең әтисе тубалга гәрәбәдәй орлыкларны салып нык адымнар белән тырмаланган җир өстеннән шуларны сибәли-сибәли икенче башка таба китеп тә бара. Җирдәге туфракның йомшак булганлыгы нәтиҗәсендә аяк белән үткән урыннар батып чокырсыман эз кала. Малай әтисенең артыннан орлыкларның тигез итеп сибелеп калуына янәдән гаҗәпләнеп һәм сокланып карый. Буш арада арба астына кереп ял да итә Габделхәй. Әтисе эшен бетергәннән соң ат тырмасы белән җир өстендә сибелешеп яткан орлыкларны күмдерергә тотына. Улының бүгенге булышуыннан атаның чиксез канәгатьлелек алып йөзенә үк чыкканлыгы әллә кайдан ук сизелеп тора. Кич җиткәндә ата белән бала үзара олыларча сөйләшә-сөйләшә авылга ук кайтып җитәргә дә күп калмаган иде инде. Габделхәй әтисеннән: ”Әти, үзебезнең чәчү эше бетте, иртәгә нәрсә эшлисең? – дип сорап алуы юкка гына булмагандыр. – Иртәгәме, иртәгә дәү әниләренекен барып сукалыйсы булыр. Син өйдә ял итеп торырсың», – диде ул алдагысы көннәрдә ниләр эшлисен планлаштырып.
Көне буе басуда, җир өстендә йөри торгач аяклар да нык кына арыган икән. Чабаталар да кап-кара туфракка манчылып тузаннары эченә кадәр кергән. Баскыч төбендә салып аларны кагып кергәндә әйләнә тирәне тузан болытына күмделәр. Өйгә кергәч капкалап алдылар да тынычлап ял итәргә урын-җиргә егылдылар.
(Тулысы белән atnya-rt.ru сайтыннан укый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев