Әллә артык яратканга кадерләрем булмады...
Киңәш сорап язам. Бу яшьтә нинди хис дип көлүчеләр дә булыр, әмма йөрәк, хисләр яшькә карамый икән ул.
Яшьлек мәхәббәтем ул... Гомерем буена сузылган яшьлек мәхәббәтем. Миңа ул чакта 25 яшьләр иде. Кичләрен мәдәният йортларында «вечер»лар узган чаклар. Мин дә дус кызларым белән шунда киттем. Ул мине биергә чакырды. Кап-кара чәчле, зәңгәр күзле чибәр егет. Бөтен кызларның игътибарын ала торган. Нигә мине чакыргандыр ул кичтә биергә әлегә кадәр җавап бирә алмыйм. Башкалардан аерылып торган әллә ни матурлыгым да юк кебек иде. Башта татар биюе биедек, аннан зал буйлап вальс әйләндек. Яшьлек чорымның иң матур, сихри киче... Аның белән вальс әйләнгәндә йөрәгемнең ничек тибүен, аның әйткән сүзеннән башымны артка ташлап көлүләрем һаман онытылмый. Шул чактагы бәхетле парны әле дә читтән генә күзәтәм кебек. Күз алдымнан китми. Ул мине озата кайтты. Сөйләшеп сүзләребез бетмәде, әйтерсең бер-беребезне күптәннән беләбез. Икебез дә мәдәният өлкәсендә эшлибез булып чыкты. Моңа кадәр ничек очрашмаганбыз?! Баксаң, мин игътибар итмәсәм дә, ул мине күптән күзәтеп йөргән булган. Ул мине белгән. Без очраша башладык. Ә эш буенча бик еш юлларыбыз кисешә булып чыкты. Көн уртасында, эш вакытында да аны очрату зур бәхет иде. Безнең тәннәр генә түгел, җаннар да бер-берсенә тартылды. Җандашлар да идек...
Без яшь чакта әдәп-әхлак дигән төшенчә бик нык иде. Әниләр безне күлмәк чисталыгына гына түгел, күңел чисталыгына, сафлыкка да өйрәтте. Өйләнешкәнче назлашу дигән нәрсәләр бик юк иде. Егетләр кызларын саклап йөрде. Мине дә ул саклап кына йөрде. Тимәде. Ул сихри төнне никахтан соңга калдырабыз дип уйлаштык. Барысы да матур һәм чиста булырга тиеш. Бер ел очрашканнан соң өйләнешү турында сүз кузгата башлады. Ә мин дус кызым белән туй күлмәкләре эзли башладым. Әнә шул бәхетле көннәрдә тормышымның асты-өскә килерлек хәбәр ишеттем. Ул миңа хыянәт иткән. Бер кыз аннан балага узган. Ышанмадым. Аның белән сөйләшкәнче ул кызны эзләп таптым.
«Син аның тормышыннан югал инде, мескенләнеп йөрмә. Ул хәзер минеке. Башта уйларга кирәк иде. Ул миңа өйләнәчәк», – диде ул кыз, миңа бик югарыдан карап кына. Бер сүз әйтә алмадым, еладым да еладым. Әйе, мин үземне гаепләдем бугай. Аерылышудан башка чара калмаган иде. Аңа карьера ясарга кирәк, кеше арасында сүз таралу – абруен төшерәчәк. Бәхетем өчен көрәшеп торуның мәгънәсез икәнен аңладым.
Соңгы күрешүебез тоташ күз яшьләреннән генә торды. Ул да елады, мин дә еладым. Аякларымнан кочаклап гафу үтенде. Тик мин гафу итү белән генәме, аңа ул кызга өйләнергә кирәк иде. Бер-беребезне тилмертмик, башка очрашулар булмас, дип әйтүнең никадәр авыр икәнен белсәгез иде. Яратып китү бик авыр икән ул. Әйе, ул очрашуны дәвам итәргә тәкъдим итте. «Мин синнән башка беркемне ярата алмаячакмын», – дип антлар эчте. Әмма аны ничек кенә яратсам да, сөяркә булып яшәргә горурлыгым ирек бирмәде. Аерылуыбызның сәбәбен беркемгә әйтмәдем. Аны башкалар күз алдында начар итеп күрсәтәсем килмәде. Туйларының икенче көнендә үк ул минем янга килде. Юк, аны кертмәдем. Минем моңа хакым юк иде. Тормышның болай дәвам итәсен теләмәдем. Бердәнбер юл – аның күз алдыннан югалу. Һәм мин башка шәһәргә күчеп китәргә булдым.
Яңа җирдә, яңа тормышны бик авыр башладым. Һәрвакыт дуслар белән яшәгәннән соң ялгызың калу зур сынау икән ул. Кире кайтырга талпынган чагымда да үз-үземне тыеп калдым. Тормыш бер рельска баскач, тәгәрисең дә тәгәрисең икән ул. Эшемне яраттым. Бөтен вакытым шунда узды. Онытылырга, үз-үземне алдарга тырышып яшәдем.
Инде яшем кырыкка җиткәндә кияүгә чыгарга кирәклеген аңладым. Башка беркемне дә ярата алмаячагымны белә идем, тик бала кирәк иде миңа. Картлыктагы ялгызлыктан курыктым. «Бер стакан су бирергә дә яныңда кеше булмасмы?» – дип әйттеләр туганнарым да. Димләп кияүгә чыктым. Ярату булмады. Яши-яши хисләр туар дип уйладым, тик ялгышканмын. Улыбыз туды. Бөтен мәхәббәтем улыма күчте. Ирем белән мөнәсәбәтләребез тагын да ерагайды. Минем салкынлыктан ул хәтта көнләшә башлады. «Син кемнедер сагынып яшисең, бар, чыгып кит аның янына», – дигән сүзләр ишетеп яшәдем. Аннан соң кул күтәрүләр башланды. Улымның да сәламәт булмавы ачыкланды. Йөрәк авырулы балама тавыш, борчу ярамый иде.
Мин иремнән киттем. Яратмаган кеше белән яшәүдән дә авыррак нәрсә юк икән ул. Улымны ялгызым гына үстердем. Авыру да булгач, бөтен яратуым да аңа гына булгангамы, улым да көйсезрәк булып үсте. Кияүгә чыгу турында уйламадым.Бер ир-ат та кызыксындырмады. Гомерем буе ялгыз хатын исемен күтәреп йөрдем. Ялгыз хатын булу җиңел түгел ул. Үзе ир дә, үзе хатын да... Җитмәсә, сиңа кул сузарга гына торалар. Яныңда ирең булмагач, теләге булган теләсә нинди ир-атка иярергә әзер торалар дип уйлыйлар ахрысы.
Янәшәмдә булмаса да, күңелемдә һәрвакыт яшьлек мәхәббәтем булды. Авыр минутларымда аны искә ала идем дә, рәхәт булып китә иде. Үткәннәр белән яшәргә ярамый, диләр. Ә минем үткәннәрем терәгем булды. Инде 40 ел вакыт үтте. Тормышым тоташ күңелсезлекләрдән генә торды дип әйтә алмыйм. Тик хәзер, гомерем көземдә, куанырлык сәбәпләр юк. Улым гаилә кормады, даими эше дә юк. Онык сөя алырмынмы-юкмы, белмим. Күңелемнән гел аның белән сөйләшәм. Әйтәсе сүзләрем шундый күп.
Быел, ниһаять, яшьлегемдә аны очраткан шәһәргә барып кайттым. Бер дә барганым юк иде. Шәһәр үзгәргән инде, әмма без үткән сукмаклар әле дә саклана. Без тәүге тапкыр биегән мәдәният сарае да ябылмаган. Анда да кереп чыктым. Эчендә ремонт ясалган. Бергә йөргән сукмаклардан кат-кат үттем. Кабат бәхетле көннәремне исемә төшердем. Ул шәһәрдән аңа хат язып салам дигән фикергә килеп кайттым. Аның кайда эшләгәнен беләм. Ул әле дә иҗат итә. Ничә кат язып, ничә кат ертып аттым микән кәгазь битләрен. Юк, үземнеке итәм дигән уйлар белән түгел. Безнең вакыт узган инде. Бары тик гомерем буе яратып яшәвем турында, тормышымда очраганы өчен рәхмәт әйтәсем килә. Күпме яшисе калгандыр…
Тик нәрсәдер тота... Сезнең сайтта бик күп гыйбрәтле язмышлар язалар. Минем дә язмышым гыйбрәтле. Алай гына түгел миңа киңәш тә кирәк...
Г. апагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев