Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

Энем: «Үтерәләр», – дип чырылдап кычкыргач, кердем

«Аңа әйтсәк шунда ук милиция чакырта, безне алып китәләр», дип куркыштылар.

Сөннәт Мөхәммәт өммә­тенә фарыз сыман булса да, бабайлар утырткан сөннәтнең авыр мизгелләре белән күзгә-күз очрашкан вакытлар да булды.

Сугыштан соңгы авыр еллар. Ул заманда да кәсеп­че­лек, һөнәрчелек белән шөгыль­ләнүчеләр күп булган. Кыш җиткәч, чанасына тегү машинасы салып, Теләче районы Кибәхуҗа авылыннан тәбәнәк буйлы, кызыл чырайлы, өстенә, үзе теккәндер, зәңгәр бишмәт кигән Галимулла абый һәр йортка кереп: «Телогрейка сырдырасы юкмы?» – дип сорап йөри иде. Телогрейка сырдыручы булгандырмы-юктырмы, анысын белмим.

Ә менә Курса авылыннан килгән чандыр, озын гәүдәле, кара мыеклы Гали абыйның чанасында аяклы «Зингер» тегү машинасы һәм чана башында бер сумка кирәк-ярагы булыр иде. Ул: «Тун тегәсе, толып тегәсе юкмы?» – дип сорап йөрде.

Күршебез Дәүли абыйларда иләнгән сарык яки бәти тиресеннән ике көн тун тегеп ятканы хәтеремдә. Ул вакытта тиреләрне урыс авыллары Байчуга белән Топкин авылларында иләгәннәр. Шул ук вакытта: «Самовар төзәтәсе  юкмы?» – дип йөрүчеләр дә биһисап иде. Ә менә Масра авылыннан килгән «Сөннәтче бабай»ларны күпләр ишетеп беләдер, мөгаен.
Үземнең бертуган апам малае белән читтән кайтып төште. Әнисе ул көнне Казанга киткән иде. Күршебез Фатыйма әби кергән: «Илдарга чалбар кис­тереп алмыйбызмы, бабай килгән?» – ди. «Куркам, әнисе дә юк», – ди әни. «Курыксаң кала малай, дәү бит», – ди. Әни риза булды. 

Малайны: «Әй­дә улым чалбар­ кистереп алыйк әле», – дип мен­дәр­гә яткыз­ды­лар. Энем сиз­гән­дәй: «Әни ки­беттән ала чалбар, болай яткызып түгел», – ди. 
Малай бик үткен. Күршебез Фатыйма әби белән әни икесе ике як кырыена килеп утырдылар да миңа: «Бабайны чакыр», – диләр.

 Мин ишектән чыксам,  куркуымнан эчем жу итеп куйды. Бабай дигәнем элекке ирләр кырына торган «плейтова» кайрап тора. «Керегез», – дип әйтсәм дә әйттем, әйтмәсәм дә әйттем. Үзем  керми калып, тышта тыңлап торам. Энем: «Үтерәләр», – дип чырылдап кычкыргач, кердем.

Бабай тәмәке янчыгыннан утын череге кебек сары порошок алып сипте дә, әни биргән бер сум акчаны кожан кесәсенә салып, кулын да юмыйча, тиз-тиз атлап чыгып китте. Энем: «Мине үтерделәр»,– дип алганны-салганны белми елый. Фатыйма әби белән әни нишләргә белми, икесе ике кырыйга барып утырдылар.

Шул арада энем сикереп торды да: «Бабайны үтерәм», – дип, мич кырыенда сөялеп торган кыскачны алып урамга йөгерде. Нишләргә белгән юк, мин дә артыннан барам.

Бәхеткә, чишмәдән су алып менүче күршебез Мәрвәр апай очрады. «Илдар улым, кая барасың?»  – ди. «Күрмисеңмени, мине  нишләттеләр, бабайны үтерәм», – ди. «Илдар улым, ул атка атланып чапты, син кайт та ят, мин хәзер керәм», – ди. Көзге җиләс көн, энемнең  өстендә кендектән бер кат күлмәк, аягында да, башында да берни юк.

Кайтты да мендәргә  ятып: «Үләм», – дип елый башлады, баланың иреннәре күгәрде. «Мин сезне барыбер әнигә әйтәм», – дип такмаклый. Әни белән Фатыйма әби нишләргә белмиләр. Чөнки диннең, сөннәткә утыртуның тыелган чоры. Шул вакытта безнең авылда фельдшер Сәгъдәт апай эшли иде. «Аңа әйтсәк шунда ук милиция чакырта, безне алып китәләр», дип куркыштылар.

Кичен фермадан эштән кайткан Фатыйма әбинең кызы кереп: «Ике җүләр сез, әнисе дә юк, үзегез җавап бирерсез», – ди. Бер дә онытасым юк, кызыл, озынча тартмалы «Сульфадимезин» дип язылган дару бар иде, нәрсә өчен бирелгәндер. Өч дәү төймә калган, яртысын ваттым да кашыкка салып эчертмәкче булам. «Инде дару эчертеп үтермәкче буласызмы?» – ди. Шуннан яртысын үзем эчтем, ул да эчте.

Елап алҗыган бала бер ун-унбиш минуттан тиргә батып йоклап китте.   Әни белән Фатима әби төне буе йокламыйча бала сак­лап чыктылар, төнге икеләр тирәсендә генә уянды – тирә-күрше сөннәт белән котлап керткән тәмле печенье-прәннек белән чәй эчерткәннән соң, тиешле даруның ярты төймәсен аңа биреп, яртысын үзем эчтем.

Иртәгесен әнисе кайткач: «Алар мине үтерделәр», – дип анасын кочаклап елый башлады. Ул елый, «Исән калды», дип әни елый.

Баланың күңелендә әбиләргә карата начар фикер калмасын диптер инде: «Улым, сиңа сөннәтче бабай киткәч урамга җилгә чыгарга ярамаган, ә әбиләр сине «Дәү егет» иткәннәр – син инде зур булдың»,– дип юатты. Бездән соң да сөннәткә утыртучылар булгандырмы, белмим, үз башы­ңа төшмәгәч, кеше хәлен бел­мисең.
Шактый вакыт узгач газета укып утырам – күз төшеп китте. Анда болай дип язылган: «Сөннәтче бабай суд каршына басачак. Биш яшьлек баланың сөннәттән гомере өзелгән». Үткәннәргә кире кайтып, шул вакытта бөтен тәнем чемердәде. Ул заманда балалар ничек исән калды икән дим.

Бабай кулын юмыйча гына кайраган пәкесе белән кереп, балаларга операция ясады, яки сөннәтле итте. 
Кулын юмыйча гына чыгып та китте – әллә ул заманда микроб­лар булмаган микән. Күп еллар үтте, сөннәт сүзе күңелдән чыгып торды.

Берзаман үз балаларыбыз үсеп килә, улларыбызның ишләре күп – бар да бер корма: җиде-сигез бала бар. Барыбер бик иркен чор түгел.

Теге кеше андагы больницага алып барып баласын сөннәткә утырткан, бу кеше мондагысына алып барган, ише сүзләр йөри башлады.

Бер көнне уйнап кайткач олы улым күңелсезләнеп утыра: «Миңа иптәш малайлар, сез урыс булып калдыгыз инде, сезнең арттан кем йөрсен дә, кем мулла итсен диләр», – ди. Дөрес, урынлы эштә эшләүче берничә  кешегә әйтеп карасам да, тыңлаучы булмады – без кемгә кирәк.

Иртәгесен, беркемгә бер сүз әйтмичә Олы Әтнә больницасына киттем. Мин барып кергәндә «Хирургия» ишеге төбендә кеше күп иде. Карточка бирүче танышым «Латыйпова, нишләп карточкаңны алмыйсың, Хафизә апайда кеше юк, монда торма», – ди. «Минем ул бүлмәгә йөргәнем юк, мине монда тәртип сакларга җибәрделәр. Әтнәләр табибка чиратсыз керәләр икән», – дим.

Берәү көлеп җибәрде, икенчесе: «Беләгеңдә кызыл тасма юк бит», – ди.  Сөйләшеп торам, шул ук вакытта ничек кайтып булыр икән?» – дигән уй күңелне борчый. «Хирургия» ишек төбендә кеше бетте. «Безгә керүчеләр бармы?» – дип Бибинур апай Хәкимова чыкты.

Мин аның янына йөгердем һәм үз гозеремне әйттем. «Хәзер Сәлим Нуретдинович белән сөйләшәм»,–дип кереп китте дә, әйләнеп тә чыкты һәм баланы иртәгә алып килергә кушты. Бу минутларда шундый шатландым: Башым  – түшәмдә, кулларымда – канат.

Котырып ташу ага, кичке эшкә кайтып җитә алмам инде дип борчылып, урам башына чыгып бастым. Юл бер уңса уңа бит ул. Әтнә РТСыннан ремонттан кайтучыларны алырга килгән трактор яныма килеп туктады. Кичке эшкә дә кайтып җиттем.

Иртәгесен малайны алып барырга чыктым. «Т-150» тракторы Әтнә май заводына колхоз сөтен илтә. Артына дәү бочка  яки цистерна таккан,  улым белән кырыена менеп бастык. Трактор кабинасында колхоз бухгалтеры белән кассир. Мин бер кулым белән бочка өстендәге чыбыкка ябышып барам, икенче кулым белән улымны тоттым. Юллар бик начар, сөт мичкәсе оча алмый торган каз бәбкәседәй башта югары күтәрелә, аннары лап итеп, пычрак чәчрәтеп җиргә төшә.

«Я Аллам, Әтнәгә килеп җитәбез», дигәндә генә, тракторыбыз «Мыркамал»га кереп чумды. Шәкәнәч белән Әтнә арасын, ни өчендер, «Мыркамал» дип йөрткәннәр. «Мыркамал»га су төшсә, аюлар кереп чума, дип базарга да бармаганнар. Инде барып җитә алмыйбыз дип борчылдым. Исән-сау барып җитсәк дип нәзер әйттем. Тракторыбыз алга-артка селкенә торгач, бия бүскән кебек ниндидер көч белән сөт мичкәсен селкетеп, биялеп торган су аша китеп барды. Без Әтнә даруханәсе янында барыбыз да трактордан төшеп беттек. Больницага барып кергәндә соңгы кеше тора иде. Шундый юллар үтеп, малаебыз, яки улыбыз сөннәтле булды.

Ә икенчесен шул рәвешле көз көне сөннәтле иттек. Сәлим Нурет­диновичның кулы җиңел булды – балаларыбыз җиңел савыкты.

Больницадан Олы Әтнә урамына төшкәндә май заводыннан сөт бушатып трактор килә иде. Колхозның баш бухгалтеры Галимулла абый улымны кабинага утыртты, үзе минем белән сөт мичкәсе кырыена ябышып кайтты. Яхшылык онытылмый, җирдә ятмый диләр, чын икән. Бер вакыт больницага барырга туры килде. Шул ук хирургка керергә торабыз, кеше күп түгел. Бала күтәреп яшь әти-әни һәм әби керделәр, баланы сөннәткә алып килгәннәр, күренеп тора. Бала елый, әни кеше : 

«Бала азап­лап, елатып, бул­маган­га йөри­сез­ шунда, бе­рәү­нең дә чалбарын төшереп карамыйлар.
 Үзеңне бел»,– ди. Уйлап куйдым – бу да минем шикелле әрле-бирле ахрысы, бар булганын әйтте дә куйды. Мин дә нәрсә күрәм, нәрсә ишетәм – тизрәк әйтергә ашыгам. Мин табибка кереп киттем, мин чыгуга алар да эчкә атладылар. Ә мин аларны көтеп калдым: «Җаным, бала еламыйча үсми ул, без авыр заманнарда да, кача-поса, юлларда газап күреп тә сөннәтле иттек, хәзер баланы сөннәткә алып бару түгел, кунакка бару ул. Капка төбендәге машинага киерелеп чыгып утырасыз, киерелеп утырып кайтып керәсез»,– дип әйтмәкче идем – булмады. Әни әйдә кайтабыз дип улым алырга килде.

Бу язмамда искә алган мәрхүм-мәрхүмәләрнең авыр туфраклары җиңел булсын, мәкаләм алар рухына дога булып ирешсен.
Хәлимә Латыйпова,   Комыргуҗа авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев