Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

Интернатның утын сараенда ятлый идем дәресне

Мин ничек студент булдым.

    Мин дә үзем­нең укырга керүемне искә төшер­дем. Һәр чорның үзе­нең авыр­лыклары, үзенең үзен­чәлекләре бар,  ә  чорларны максатчанлык, омтылышлар, тырышлык  берләштерә.
Без укыганда имтиханнар ике тапкыр бирелә: берсе – мәктәптә, берсе – керәчәк уку йортында. Урта мәктәпне тәмамлагач, киттем документларымны тотып Казанга. Ул вакытта әти-әни йөрми синең артыңнан, үз җаеңны үзең карыйсың. Башкалага, туганыма килсәм, ул хәләл җефете белән ире ягына, Мәләкәскә киткән.

Апам  (туганнан туган) Казан дәүләт университетында тарих факультетының аспирантурасында укый, аз-маз  миңа ярдәм итәм   дип, әни белән вәгъдә куешкан. Казанда беренче тапкыр, кая барып сыенырга белмим, шулай да автовокзалга  килгәч, карыйм, сәгать  саен  Балык Бистәсенә автобус китә, ә безгә автобус бер тапкыр гына йөри. Анда әнинең апасының кызы яши,  райкомда эшли, Казанны белми калмагандыр әле. Килеп төштем аларга   “незваный гость хуже татарина“ булып, ләкин аларның йөзләрендә ризасызлык күрмәдем. Апа сораша  башлады: кайсы фәнне ничегрәк беләм, кайсы институтка көчем җитә, янәсе.  Мин рус телен һәм әдәбиятын үз итәм, сүзсез, математика да чит түгел. 

Күршеләрендә марҗа кызы пед­инс­титутка документларын бирә икән, апа шуңа иярергә киңәш ит­те. Иртә белән килеп төш­тек Казан каласына. Межлаук урамында икән ул институт, бинага кер­­гәнче, фотога төш­тек. Фотолар өйлә­дән соң гына була диделәр. 

Аңа кадәр институтка кереп, кабул итү комиссиясе янында кайсы факультетка яраклы икәнемне өйрәндем. Янымда юнәлеш бирердәй кешем юк. Минем табиб буласым килә, ләкин анда физика кирәк, ә безнең мәктәптә бу фән  укытучысы салырга ярата иде, укытырга киләсе килгәндә килде, килмәгәндә юк. Шулай итеп, кәгазьләремне рус теле бүлегенә тапшырдым. Имтиханга әзерләнгәндә, туганым Нәҗметдин абыйларга туктадым. Космонавтлар урамында бер бүлмәле фатирда яши иде алар. Дүрт кешелек гаиләгә мин артык кашык булып  килеп кердем. Фатирга кергәч, ишек төбендә сандык куелган, миңа  шунда урын хәстәрләделәр. Мин бүгенгәчә рәхмәтле аларга. Ашаттылар, эчерттеләр, ким-хур итмәделәр.

Беренче имтихан – язма рус теле. Өч тема тәкъдим иттеләр: Беренче тема: “Почему Онегин эгоист поневоле?” Икенчесе: “Разоблачение утешительной лжи и гимн свободному человеку”.  Өченче теманы хәтерләмим, мин икенче темага яздым.  Телдән беренче сорау “Разоблачение дикого барства в повести А.С.Пушкина “Дубровский”. Икенче сорау: “Общая характеристика современной советской  литературы”.

   Ике имтиханны “дүрткә” биргәч, өйгә кайтып киттем. Өйдә әле киң колач белән каршы алмадылар (имтиханга әзерләнмичә  өйгә кайтып җиткәнмен икән). Казанга кайткач, экзекуция дәвам ителде: Нәҗметдин абыйның ярсыганын күрсәгез иде: ”Мин ике ел керә алмадым университетка, сочинениене “икелегә” яздым. Кайсы җирең белән уйладың син, кызый? Нишләрсең  тудым-судым йөреп, тарих белән чит ил телен бирә алмасаң?” Совет мәйданының һәйкәлле бер почмагындагы урындыкларга утырып, озак итеп еладым. Үтеп баручылар юатырга да тырышты, мин анда-санда үтүчеләргә игътибар итмәдем.

Өченче имтихан – чит ил  – немец теле. Җиденче-сигезенче сыйныфларда,  укытучы булмау сәбәпле, фәнне укымадык, шуның белән Мамадыш районы Тәкәнеш урта мәктәбенә (ул чорны ифрат та дәрәҗәле мәктәп, җиде чакрым ераклыктанда  килдек. Безне директор  Мәхсүт Хәбибрахманович фәнне укый башлаучылар төркеменә кертте (начинающие). Ярты ел алар белән фән “үзләштереп”, без директорга янә кердек: “Без бу төркемдә өйрәнгәнне беләбез,  дәрес саен кабатлау гына ул безгә. Без  анда  йөрүдән баш тартабыз. Безне немец теленә йөрүдән азат итеп булмас микән?” Безнең оятсызлыктан хәттин ашкан мәктәп җитәкчесе безне төп төркемгә күчереп куймасмы? Менә шунда китте инде кайгылы көннәр: безнең сыйныфташларыбыз  немец телендә иркен сөйләшәләр, тәрҗемә итәләр, теләсә-кайсы темада  иркен йөзәләр. Без шул бишенче-алтынчы сыйныфлар   дәрәҗәсендәге багажы булган белмәмешләр, әмма ярты ел буе тугызынчы сыйныфта чит телнең башлангычын  укыган  укучылар янында масаеп йөрүче: без бит инде ике сыйныф фәнне үзләштергән! Дөрестән дә, Әбде сигезьеллык  мәктәбендә укытучыбыз Галина Николаевна Казанцева мактау­га лаек иде. Беренче дәрестән үк дип әйтәсем килә, без рус сүзен ишетмәдек, урта мәктәпкә килгәндә белемнәребез нык, шуның өчен башлангыч курс безнең өчен бик сай иде.

 Китте караңгы көн­­нәр: ике ел ярым фәнне  өй­рән­­­мәгән килеш без төп төркемдә укый башладык. Авыр булды, һич­шик­сез. Немец теле укы­тучысы Рәисә Сә­лә­ховна бет булып йонга төшә иде. 

Математиканы өй­рәнгән кебек чит тел­не үзләштерә баш­­ладык. Әле анда кычкырып-кычкырып ятлыйсы бар. Интернатта барыбыз да тавышлана башласак, Вавилон кабатланыр сыман. Шуның өчен мин, нигездә, интернатның утын сараенда  ятлый идем дәресне. Урта мәктәптә ел ярым гына чит телне  үзләштергән балаларга фәнне өйрәнмәү турында белешмә тоттырдылар, аттестатка сызык сырладылар.  Алдагы елда педагогия институтына укырга керү балы унҗиде булган. Димәк, дүрт фәннең берсе әле “биш” тә булырга тиеш, ә мин белешмәмне күрсәтсәм, автоматик рәвештә миңа “өчле” чәпиләр. Хәсән Туфан кебек, “Нишләргә соң?” дигән сорау белән барып басам... Әйе, кая барып бассам да, шул “өч” инде офыкта янып тора. Ләкин мин  тиз генә бирешергә уйламыйм, белешмәмне кесәгә тыгып, имтихан бирәсе булдым. Кереп билет алдым. Беренче сорауда тема сөйлисең, Аллаһның рәхмәте белән миңа  сөйләргә “Unsere Schule” дигән тема эләгә. Кем белми инде ул “Наша школа”ны.  “Unsere Schule bevindet sich am Endes des Dorves..,“ – дип башлап җибәрдем чыгышымны. Сорауларга да җавап бирдем. Аннан соң сүзлек белән тәрҗемә итү, анысын да булдырдым. Грамматикага күчтек. Бирде апаең бер фигыль. Ә немецлар, белгәнегезчә, үтә дә төгәл халык, пунктуаль дип әйтик. Аларның заманнары да әллә ничә, бездәге кебек хәзерге, үткән, киләчәк заман түгел. Вак­ланып, алар үткән заманны да әллә ничәне бирәләр: Perfekt  Imperfekt, Pluskwamperfekt.  Фигыльгә моңаеп карап, аның үткән заман икәнен чамалыйм, ләкин, мур кыргыры, кайсысы?  Беренчесен әйтәм, ул түгел икән, икенчесе булып та чыкмады. Нәтиҗәдә укытучы үзе әйтте. Аннан сораулар биреп, кайсы мәктәп тәмамлаганымны, ни өчен шушы факультетка керүемне белеште. “Дүртле”  куеп, имтихан бирү кәгазен миңа сузды. Менә шунда гына  мин укытучыга теге белешмәне күрсәттем, аңлаттым хәлне.  Мин укытучыга сүзләрем ничек тәэсир иткәнен,  күп еллар үтү сәбәпле, хәтерләмим.

    Раббым рәхмәте белән өч “дүртлем” бар. Егылып үлсәм дә, мин тарихны “бишкә” бирергә  тиеш. Шуның өчен тарих фәнен бирү дә аерым игътибарга лаек. Тарихчы апам Мәләкәстә дип әйтеп үттем инде. Менә шул имтиханга бирелгән өч көндә чирләп киттем: эчем авырта, башымны күтәрә алмыйм, уттай янам мин.
Соңгы көнне апаларым кайтты, яхшысынмыйча, Нәҗметдин абыйларга килделәр, апам тарих буенча сораулар яудыра башлады. Ире Юрий Алексеевич тегене туктатырга тырыша: “Савиночка, (Сәвия), брось, видишь, ребёнок болен”. Алар миннән бер кәлимә сүз дә ала алмыйча кайтып китте.
 Икенче көнне көч-хәл белән киттем имтиханга: кемдер Йөзьеллык сугыш турында сүз алып бара, кемдер Төньяк сугышын кабатлый, кемдер коммунистлар партиясенең бетмәс-төкәнмәс съездларын барлый. Минем өчен болар барысы, русчалатып әйткәндә, “тёмный лес”. Имтиханда ике сорауга җавап бирергә кирәк, һәм фәрештәләр канатларын җәйделәр бит минем өстемдә. Белгән ике сорау эләкте. Беренче сорау –“Начало войны 1812 года”. Яшәсен Лев Николаевич Толстой үзенең бөек  “Сугыш һәм солых” әсәре белән!

Киттем,  эпопеяга нигезләнеп, сугыш турында сөйләп: Филидагы утырышны да искә төшердем. Мәскәүне калдыру – җиңелү түгел, ә менә армияне югалту “смерти подобно”. Өлкән курс студентлары миннән имтихан алучы  Краснов дигән укытучыны үтә дә усал дип таныштырдылар, шүрләү дә бар, әлбәттә. Беренче сорауга җавап  биреп бетергәч, өстәмә сорау: “А вот как были расположены флеши Багратиона и Барклая де Толли?”   Ничек урнашкандыр, кем белә аны, ләкин нәрсәдер мыгырдадым инде шунда. Икенче сорауга күчтек: “Шестой съезд партии. Конец двоевластия”. Менә шушы чорны яхшы беләм мин, ул вакытта “Вся власть Советам” шигарен бер күтәрәләр, бер төшерәләр. Укытучы өстәмә сорау да бирмичә, “бишле” куеп чыгарып җибәрде. Аннан деканга – Ефим Григорьевич Бушканецка: “Быелгы конкурс турында әйтеп булмый, былтыргы кебек булса, керүегез ихтимал”. Чакыру кәгазе озак көттермәде.

Шулай итеп мин студент булдым.

   Саимә Сабирова,   Татарстанның атказанган укытучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев