Югалтулар һәм табышлар
Нәрсә бу?! Менә өченче тапкыр инде бертөрле эчтәлеккә ия сәер төшләр керә.
Менә бүген дә, Фәһим, шыбыр тиргә батып, төнге йокысыннан уянып китте. Нәрсә бу?! Менә өченче тапкыр инде бертөрле эчтәлеккә ия сәер төшләр керә.
Бу күргән төшләре куркыныч, тәртипсез, көндез фикерләп йөргән нәрсәләр белән йокыда саташу булса, бу төшләрне “шайтан уйнавы”на кертеп, игътибар итмәскә дә булыр иде. Шуны уйлап һәм Аллаһка сыгынып (“Әгүзү” әйтеп) Фәһим сул тарафка өч тапкыр өрде һәм уң тарафка борылып ятты. Ләкин ни сәбәптәндер, төн уртасы булса да, кабат йокыга китә алмады, ятлаган “Фатиха”, “Әл-Ихлас”, “Әл-фәләкъ” һәм “Ән-Нәс” сүрәләрен уку да ярдәм итмәде. Әллә нинди могҗизлы көч аны, уйлар өермәсенә тартып кертте һәм ул бүген күргән төшкә охшаш элек күргән төшләрен әкренләп искә төшерә башлады.
Моннан күп еллар элек аңа якын дусларын һәм әтисен җир куенына салырга туры килде. “Вакытсыз” дип әйтергә тел әйләнми, чөнки Фәһим хәзер аңлый, гомергә бәйле булган Аллаһ тәкъдиреннән берничек тә качып булмый.
Үлем турында уйланулар нәтиҗәсе булдымы, әллә башка сәбәпме, ул авыл мәчетенә җомга намазына йөри башлады. Шулай бер еллап мәчет юлын таптау бушка узмады, ул бозыклыклар анасы булган “шәйтан суы”ннан арынды, алай гына да түгел, җанына тынычлык иңде.
Ләкин... Җайга салынган тормыш һәрвакыт матур гына бармый ахырысы, Аллаһы Тәгалә адәм балалары арасына яңадан-яңа сынауларын җибәреп тора. Шулай беркөнне юктан гына бәхәс чыгып, Фәһим хатыны белән ачуланышты. Ни кызганыч, эш аның белән генә бетмәде шул!.
Ачуны басар өчен дип куллар күптән онытылган “шәйтан суы»на кабат үрелде.
Шушы көннең азагы бүгенгедәй сәер төш күреп тәмамланды: имеш, ул кышын концерт карарга дип Казанга килгән. Тамаша тәмамлангач аңа киемен бирделәр, ә бүрек юк! Ду китереп бүреген эзләсә дә, ул табылмады. Ул төнне дә Фәһим шулай уянып, озак кына йокыга китә алмыйча ятты. Ул төш бүген кергән булса, бүгенге акылы белән Фәһим аны үзенчә болай юрап та куяр иде: “Ачу һәм хәмер акылны ала. Фикерләү һәм анализлау акыл билгесе буларак баш миендә башкарыла. “Акылыңны югалтма!” – дигән кисәтү төше булды ахры бу”.
Хәтер йомгагы Фәһимнең уйларын 2020нче елда күргән икенче төшкә тоташтырды. Ни хикмәттер, төшендә аңа җомга намазыннан соң чит-ят аяк киемен киеп кайтырга туры килде, үзенеке табылмады. Төш юрау сәләте бирелмәсә дә, бу юлы Фәһим төшне үзенчә юрарга батырчылык итте.
Пандемия чоры булу сәбәпле, саклык йөзеннән, җомга намазларына бармыйча, аларны өйлә намазларына алыштырган иде. Бу гамәл ике яки өч тапкыр кабатлангач, югарыда искә алынган икенче төш керде. Аллаһы Тәгалә аның бу эшен хупламады кебек тоелды Фәһимгә һәм ул җомга намазларын мөмкин кадәр калдырмаска тырышты.
Бүген күргән төше дә, югалтулар белән бәйле булып, Фәһимне шулай ук уйлар дөньясына алып кереп китте. Имеш, май бәйрәменә каршы, мәктәпне тәмамларга җыенган сабакташлар белән юл кырыйларын чүп-чардан чистарту өчен өмәгә чыкканнар. Салкынча, әмма кояшлы, матур көн. Көн үзәгенә таба сабакташлар чүпне кайту юлындагы уңайлы бер урынга салып калдырдылар. Кемдер җыелган коры чүп өемнәренә ут төртте. Эш белән мавыккан Фәһим, ниндидер бер мизгелдә кайту ягына күз ташлады һәм коры үләннәргә капкан ут ялкынының юл кырыенда калдырган курткаларга якынлашканын күреп алды. Ул кулындагы сәнәген ташлады да бар көченә шул якка йөгерде, ләкин өлгермәде. Ут ялкыны кырыйдарак яткан ике куртканы үз кочагына алып өлгергән иде инде. Фәһим тиз-тиз генә аяклары белән таптап бу утны сүндерергә тотынды һәм шыбыр тиргә батып йокысыннан уянып китте.
Нәрсә бу?! Бу төш “шәйтан уйнавы” булдымы, әллә юкмы? Әгәр дөрес төш булса, Аллаһы Тәгалә аңа нинди хикмәтле мәгънә салган? Бу дөньядагы нинди гамәле төштәге куртка януга сәбәп була ала? Сораулар, сораулар... Уйлый торгач, хәтер йомгагында шуларга җавап бирерлек җеп очы пәйдә булды. Ә бит күптән түгел ул үз-үзенә хыянәт итте түгелме соң? Күңеле өнәмәсә дә, хәрам эчемлекләр кулланылган мәҗлескә, мәктәп тәмамлаучыларның юбилей очрашуына китте. Югыйсә үз-үзенә: “Хәрам эшләрне тыярга, барып чыкмаса, катнашмаска кирәк”, – дип сүз биргән иде. Гамәле сүзеннән барылды, шушыны кисәтеп янды түгелме инде курткасы?
Шушы ачыштан соң Фәһим үзалдына җиңелчә генә елмаеп куйды. Һичшиксез, авырлыктан соң җиңеллек бар. Булган иманны ныгытып, Коръән күрсәткән туры юлдан тайпылмыйча яшәсәң, җаның тыныч булып. Мондый төшләрне күрмәс идең. Рухи күтәренкелек бирүче чыганакларны һәм рухи табышларыңны онытырга да, югалтырга да ярамый”, – дип, баш мие күзәнәкләре аша йөгереп узган уйлар, татлы йокы кочагына кереп баручы Фәһимнең бу төндәге соңгы уйлары иде.
Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев