Сынык йөзек һәм беләзек
Хәлимә Латыйпова, Комыргуҗа авылы.
Мәктәпне тәмамлаган елым булгандыр, мине фермага үземнән күпкә олы апай белән бозаулар карарга куйдылар.
Иртән эштән кайтсам, нигәдер әни күңелсезләнеп утыра.
– Нәрсә булды әни, – дим.
– И, балам, үзең йөри алмагач юк инде ул, күршебез Миңлебикә апаең сынык көмеш беләзеген ялгатып кайткан, ялт итеп киеп йөри.
– Синеке дә бар мыни? Нигә элек әйтмәдең? Мин Олы Әтнәгә көнгә ике барам, уйласам, ул апайның да кайда яшәгәнен беләм.
– Әй балам, әбиләреңне “кулак” дип сөргенгә куганда, аларны озата бардык. Анда мәхшәр иде.
Мин дә әниемне соңгы тапкыр кочаклап үбеп калыйм дип, поезд баскычына мүкәләп мендем. Әбиегез миңа, үзенең күлмәк кесәсеннән кечкенә генә чүпрәккә төрелгән төргәк бирде. “Җуйма, рәтләтерсең, сиңа соңгы бүләгем”, – диде.
Кочаклашып елаштык. Безне вагоннан куып төшерделәр. Хәзер китәләр дип, поезд әкрен генә тирбәлә. Үзәк өзгеч ачы аваз белән кычкырта.
Әнием шул вакытта кешеләрне читкә этеп җибәреп, поезд тәрәзәсенә башын тыгып: “Миңзифам, без китәбез, риза, бәхил бул”, – дип кычкырды. Бу үзәк өзгеч тавыш бик күп еллар колагымнан китмәде. Бу әниемнең соңгы сүзе иде.
Мин әни биргән төргәкне алып кайтып сандык төбенә үк салып куйдым. Күңелем кушмадымы, Аллаһ кушмадымы, мин ул төргәкне бер дә ачып карамадым.
Бервакыт кешедән ишеттем: ватык-китек әйбер яки савыт-саба, сынык беләзек, сынык алка кешегә болай гына да, бүләк итеп тә бирергә ярамый икән. Ул кайда гына булса да бәхетсезлек, ятимлек тели диләр. Аны уйларга, кызым, әбигезнең вакыты да булмагандыр.
Өч көн эчендә яңа төзелгән йорт-җиреңне, лапасындагы атыңны-сыерыңны, муеныңа тубал асып чәчкән – инде өлгергән иген кырларын калдырып чыгып китү ансат булмый аларга.
Өч көн эчендә китәргә дигән хәбәр килгәч, ышанмыйча, беренче көннәрне әзерләнмиләр. “Кибет тотмыйбыз, тегермәнебез юк, хезмәтчебез юк”, – дисәләр дә, авыл старостасы килеп: “Сезне чакканнар, әзерләнегез, – ди. Мал-мөлкәтегезнең булганын сандыкларыгызга тутырып бикләгез. Әйберләрегезне, атларыгызга төяп, Арча станциясенә барасыз”, – дип әйтеп чыгып китте. Кайдан нинди әйбер тутырырга да белми калдылар. “Ичмасам, сынык беләзек, сынык алка биргәнче, шкафларында азан әйтеп утырган сәгатьне бирсә ни була?!” – дип көрсенеп куйды әни.
Юк-бар ырымнарга ышанмадым. Бу урында ышанмаска мөмкин түгел. Кызым, биш апаеңны җир куенына салдым. Әтиең, әтиеңнең энесе, үземнең бертуган абыем, апайның ире, ягъни җизнәң сугышта һәлак булдылар. Бу бик күп. “Бу сынык беләзек, сынык йөзек фаҗигасы түгелдер, бу бөтен ил язмышы, язмыш сынавыдыр”, – дим әнигә. Язмыш төрле яклап сыный кешене. Бу урында шулай булгандыр.
Әниемнең күңеле нигәдер күтәренке түгел. Иртүк эштән кайттым. Вак иләктән көзге яңгыр сибәли. “Кайда әле теге сынык беләзекләрне бир”, – дим, уенын-чынын бергә кушып. Бүтән сынмый торган итәм, ялгатам дигәч, күңеле күтәрелеп киткәндәй булды. Ләкин шулай да: “Кызым, алай-болай ялгамаса, рәтләтмә, кирәкми инде, ялгыш әйттем”, – ди. Атлый-йөгерә Әтнә юлына чыктым. Әйләнеп карыйм – берни күренми. Әтнә юлындагы бер караманы узгач, артымнан бер ат куып җитеп утыртты.
“Бу яңгырда нишләп йөрисең, сеңлем?” – ди. Алар ирле-хатынлы булып чыктылар, туганнарына барулары турында сөйләштеләр.
Аттан төшеп, үземнең бара торган җиремә юл тоттым. Мин барып кергәндә Зарифа әбидә бер апай гына бар иде. Мин тиз генә бөтен өй эчен барлап чыктым. Ишек белән мич арасына юка гына материалдан чаршау корылган. Зарифа шунда шәм яктысында эшли. Шул арада теге хатынның алкасын эшләп кидертте дә. Икесен дә киерткәч: “Матур булды, – дип өстәде. – Инде эләктереп тартма, сындырма, бөгәрҗәсе кыскара, эшләве авыр була”.
“Кая, нинди эш алып килдең син?” – Карагач, “У-у-у, – дип куйды.
– Монда Мәккә-Мәдинә мәчетенең сурәте төшкән, язуы да бар. Мондый әйберләрне сакларга ярамый, кияргә кирәк. Кимәсәң, көн дә бер “Бисмиллаһ”ны әйтеп кузгатып куярга кирәк”.
Зарифа әби бик тиз генә эшләп бирде. Мин аның кулларының тиз хәрәкәт итүенә сокландым. Бераз читкәрәк китеп булса да әйтим. Әле ул заманда бу һөнәргә каян өйрәнгән? Хәзер зәркәнчелек осталыгына укыталар, укып та эшли аламы-юкмы, билгесез. Беләзек белән йөзекне ялгатып алып кайткач, “Әни, менә бик матур булды. Миңлебикә апай кебек ялт итеп киеп йөр, кешеләрнең исе китсен”, – дим. Әнием аны-моны дәшмичә, ул әйберләрне киеп тә карамады. Язмыш сынавы – тормыш сынавы булган шул беләзекне йөзек белән кабат төреп, сандыгына салып куйды. Әниебез бик күп авырлыклар, югалтулар кичергәнгәдер, күңел төшенкелегенә бирелде. Шуны күңеленнән алып ата алмады. Ә берничә елдан янып беттек.
Иң мөһиме шунда – күңелегезгә шикле уйлар кертмәгез – аны алып ташлавы кыен. Ахыры аяныч тәмамлануы мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев