Укыганыңның бәрәкәтен күр!
Тик имтихан нәтиҗәләре яхшы булса да, бюджет урынына эләгә алмады Зәрия...
Ниһаять Зәриянең хыялы тормышка ашты: ул институтны «биш»ле билгеләренә генә тәмамлады. Аллаһка мең шөкер: төннәр буе тәмле йокыларын калдырып имтиханнарга әзерләнүләр, минутлары сәгать булып тоелган күңелсез лекцияләрдә утырулар, тәнәфес вакытларында банк картасындагы соңгы акчага кафеда тамак ялгаулар артта калды! Аларны якты киләчәк көтә: Зәрия яхшы гына урынга эшкә урнашыр, ай саен уч тутырып хезмәт хакы ала башлар. Кая куярга белер ул акчасын! Кыз бу хакта күптән уйлап куйды инде: ул иң беренче булып гардеробын яңартыр. Яхшы кыйммәтле киемнәр сатып алыр, теләгән ризыгын ашар. Апасыннан калган киемнәр киеп институтка укырга йөргәндә модалы киенгән кызларга көнләшеп карый иде ул. Зәрия белем алган институтта бай балалары күп укыды. Күпләренең шәхси машиналары бар: лекцияләргә руль артына утырып кына киләләр иде. Кайберләре укуга да йөрмиләр, имтихан вакытларында гына күренгәләп китәләр. Бай студентлар уку барышында бер төркемгә тупланды: алар үз араларына гади кеше балаларын кертмәделәр. Аларның үз тусовкалары, үз темалары булды. Бәйрәмнәрне дә төркемнәре белән билгеләп үттеләр: Яңа елда, май бәйрәмнәрендә үзара сөйләшеп, чит илләргә, Байкал, таулы якларга оча иделәр. Кая инде Зәрия кебекләргә мажорлар дәрәҗәсенә күтәрелергә! Ул түләүле укуда: әти-әнисе кызларын укытыр өчен бурычларга керде, хәтта соңгы елларда банктан кредит алырга мәҗбүр булдылар. Елга ике тапкыр институт счетына зур суммада акчаны күчереп барырга кирәк иде: түләмәсәң, укуны дәвам итә алмыйсың, куып чыгарачаклар. Нишлисең, бу тормышта һәр кешенең үз язмышы. Кемдер бай гаиләдә туа, кемдер мохтаҗлыкта гомер кичерә. Ата-ананы сайлап алмыйлар. Зәрия әти-әнисенә мең рәхмәтле.
Шимбә килеп җитүгә, сумкасына буш банкалар, юасы киемнәрен тутырып, кыз автовокзалга китә иде. Кассада чират торып билет сатып ала да автобуска утырып авылларына кайтып китә. Йортта аны тавык чүпләп бетермәслек эш көтеп тора: мунча ягасы, терлекләр карыйсы, керләр юасы... Апасы Лилия медиклар әзерли торган училищены тәмамлауга, кияүгә чыгып, Чаллы шәһәренә күчеп китте. Хәзер ире белән ике бала үстереп яталар. Ире Азат КамАЗ машинасында ерак шәһәрләргә товар ташый – дальнобойщик.
Балалар таралышкач, әти-әнигә үзләренә генә кыенга туры килә. Зәриянең әтисе Фоат фермер хуҗалыгында тракторчы булып эшли, әнисе Фәридә балалар бакчасында җыештыручы. Хезмәт хаклары зур булмаса да, тормыш алып барырга җитә. Узган ел иске йортны сүтеп, кирпечтән яңа йорт өлгертеп керделәр. Әтисе алтын куллы аның. Техниканы да, агач эшен дә яхшы белә. Алай гынамы, бакча артларында берничә баш умарта оялары да бар.
Әтисе Фоат – хатыны өчен яхшы ир, балалары өчен үрнәк ата була белде. Гаиләсе өчен акчасын кызганмады. Кызларына да балачактан теләгән уенчыкларын, киемнәр сатып алды.
Әтисе Зәриянең югары белем алуын бик теләде: «Минем кебек рабочий булып йөрмә, институтта укып финансист бул – банкта акча санап кына утырырсың. Өстең-башың чиста булыр. Без укый алмадык», – дия иде ул кызына.
Мәктәптә тырышып укыган кыз әтисе сүзен тыңлады. 11 нче сыйныфны тәмамлагач, документларын финансистлар әзерләүче институтка илтеп тапшырырга карар кылды. Тик имтихан нәтиҗәләре яхшы булса да, бюджет урынына эләгә алмады Зәрия. Фоат абый артка чигенмәде – кызын түләүле урынга кертеп булса да укытырга карар кылды: «Кызым, син тырышып укы. Мин ике эштә эшләрмен, бал сатып булса да укуың өчен кирәк кадәр акча туплармын. Укы гына», – диде ул.
Зәрия әтисенең йөзенә кызыллык китермәде. Төннәр буе утырса – утырды, институтны кызыл дипломга тәмамлады.
Диплом тапшыру уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасына кыз озак әзерләнде. Озын зифа буена ятышлы күлмәк эзләп шәһәрнең барлык сәүдә үзәкләрен әйләнеп чыкты. «Ябык кешегә солы капчыгы да килешә», – дияргә ярата иде әбисе. Чыннан да, бу сүзләр дөрестер. Зифа буйга нинди генә кием кисә дә таман шул: Зәриянең мөмкинлеге булса, ул киеп караган, тәнгә ятышлы булган барлык күлмәкләрне сатып алыр иде. Ләкин яхшы сыйфатлы материалдан тегелгән модалы күлмәкләр бәясе эшләгән кешенең бер айлык хезмәт хакына торырлык.
Әтисе аны авылдан озатканда 20 мең сум акчаны үз кулы белән санап бирде.
– Кызым чыгарылыш кичәсенә күлмәкнең затлысын, сыйфатлысын сатып ал. Биш ел буе төннәр йокламадың, тырыштың. Син бәйрәмдә иң матур, иң гүзәл кыз булырга тиешсең!
Әнисе дә сүзгә кушылды:
– Киемне сайлаганда ашыкма! Кат-кат киеп кара. Кибетчеләрнең мактаган сүзләрен тыңласаң да, барлык күңелең белән кабул итмә. Аларның эшләре шул – мактау. Кешегә килешәме-юкмы, күбесе бу хакта уйламый. Тизрәк сатар өчен, план үтәр өчен тырыша. Кибеткә барганда дус кызыңны иярт. Ике күз урынына дүрт күз әйбәтрәк күрә. Ошаган киемне тизрәк сатып алырга ашыкмагыз. Бер көнгә, йә булмаса бер-ике сәгатькә калдырып торуларын үтенегез.
Озак эзли торгач, күңеленә ятышлы күлмәкне тапты бугай Зәрия. Атластан тегелгән кызыл төстәге күлмәк кызның зифа гәүдәсен тагын да сылуландырып, ачык изүе муенын боландай озын итеп күрсәтте. Аркасына яткан кара бөдрә чәчләре кызыл төсле күлмәк белән гармония тудыра: әйтерсең ул Голливуд йолдызы! Үзе белән кибеттә күлмәк сайлап йөргән дусты Гөлчәчәк: «Зәрия, бу күлмәк синеке, сатып ал! Кызыл күлмәк кызыл дипломыңа пар киләчәк», – дип пышылдады.
Менә ниһаять чыгарырыш кичәсе дә килеп җитте: бәйрәмгә кыйммәтле машиналарына утырып, галстук таккан әфәнделәр, затлы киенгән ханымнар җыелды. Ата-аналар, махсус куелган урындыкларга утырып, диплом тапшыру тантанасын күзәтте. Ханым-әфәнделәр арасында Зәриянең әти-әнисе дә утыралар иде. Әнисе чәчәкле яулыгын артка кысып бәйләгән, әтисе мазутлы куллары белән күзеннән тамган яшьләрен сөртеп утыра.
Бәйрәмгә килгән кунаклар каршына институт ректоры Эдуард Ганиевич чыгыш ясады. Ул студентларны, ата-аналарны бәйрәм белән котлады да институтны кызыл диплом белән тәмамлаган студентларның исемен атарга кереште:
– Галимзянова Зәрия Фоатовна! Институтның иң тырыш студенты! Мин сезне ата-анагыз белән бергәләп яныма чакырам!
Зәриянең әти-әнисе урыннарыннан торып, көчле кул чабулар астында сәхнәгә күтәрелде. Кызыл күлмәкле, озын кара чәчле Зәрия сәхнәгә менгәндә зал тын калгандай булды. Зәрия бу минутларда чыннан да бик гүзәл күренде, йөзеннән нур балкый иде. Ул башын югары тоткан хәлдә ректор кулыннан кызыл төстәге дипломны алды да, рәхмәт әйтеп, әти-әнисе янына килеп басты.
– Зәрия Фоатовна, сез безнең институтның горурлыгы! Без сезне укуыгызны дәвам итәргә чакырабыз. Аспирантурада уку өчен чыгымнарны «Вузларга ярдәм итү фонды» үз өстенә алачак. Рәхмәт Фоат Дамировичка, Фәридә Галимовнага шундый акыллы, белемле кыз тәрбияләвегез өчен!
Ректорның бу сүзләреннән соң, сәхнәгә кара төстәге костюм-чалбар кигән ике яшь егет чыгып, Зәриягә, әнисе Фәридә ханымга чәчәк букеты тапшырды.
Зәрия, күңеле тулып, әти-әнисен кочаклап алды:
– Рәхмәт мине укытканыгыз өчен. Аллаһ кушса, эшкә урнашуга, миңа тоткан акчаларыгызны кайтарам, – дип пышылдады ул. Бу минутларда әти-әнисе шатлыктан күз яшьләрен тыя алмыйча елыйлар иде.
– Берни кирәкми, балам, укыганыңның бәрәкәте булсын, – диде әтисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев