Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Йолдызнамә

7 февральдән-12 февральгә кадәр .

Кучкар

Атна башы планнарны барлау: ирешелмәстәйләрен яки кызыксызга әйләнгәннәрен онытып, яңаларын алдыгызга кую чоры. Үзгәрешләр кирәк: хәтта идәндәге иске паласлар да эчне пошыра башларга мөмкин. Ял көннәрендә әйбәт хәбәрләр көтегез.

Үгезбозау

Шактый ук киеренке, ыгызыгылы атна. Нәтиҗәсе уңай булсын өчен бик күп йөрергәйөгерергә, хәтта кыска вакытлы сәфәргә дә чыгып керергә туры килер. Серләрегезне беркемгә дә ачып салмагыз: гайбәт тарата башларга мөмкиннәр.

Игезәкләр

Атна башыннан кәефегез еш кына үзгәрер. Эчке сиземләве­гезгә таяныгыз. Зур гына мәшәкатьләрегезне бө мәшәкатьләрегезне бөтен­­ләй­гә оныттыру өчен бик уңайлы сә­бәп чыгар. Хыялларыгыз тор­мышка ашар. Моның өчен язмышыгыз барысын да үзе хәл итеп куяр.

Кысла

Салкын тию билгеләре булса, кичекмәстән чаралар күрегез. Йорт мәшәкатьләрен якыннарыгыз белән бүлешегез, эштә дә артыгын бетеренмәгез. Нык кына ару да сәламәтлеккә зыян. Кыскасы, күбрәк үзегезне кайгыртыгыз, чирләрдән сакланыгыз.

Арыслан

Атна башы уңай хәбәрләр китерер. Үз көчегезгә генә түгел, иртәгәсе көнгә дә ышанычны арттырырдай хәлләр булып алыр. Җитәкчегез эшкә кагылышлы шәп кенә яңалыклар белән куандырыр. Уйламаган җирдән финанс кереме артыр. Атна ахырында гаиләгез белән бергә булыгыз.

Кыз

Эш урынында килеп туган мәшәкатьләрне үзегезгә генә хас осталык белән җиңеп чыгачаксыз. Нәтиҗәсе киләчәктә дә роль уйнасын дисәгез, әлбәттә, җитәкчегезгә «тәлинкә тоту» комачауламас. Сезгә борчылырга урын юк, артыгызда ныклы терәк булыр.

Үлчәү

Атнагыз тыныч узар. Дөньядагы тынгысызлыкка кара­­­мастан, тормышыгызның җиңе­­­­ләюен си­­зеп сөенерсез. Күп кенә проблемаларыгыз уй лемаларыгыз уй­­ла­ма­ган­да хәл ителер. Яңа та ителер. Яңа та­ны­шы­гызның бик гызның бик вакытлы ки­ңә­ше күңелсезлектән котка­рып кала­чак.

Чаян Яңа мәхәббәт әсирлегенә эләгүегез бар. Хисләргә бирелеп, башыгызны югалта күрмәгез. Бу атнада эш галәмәт күп булачак һәм аны үзегездән кала беркем дә булдыра алмаячак. Шуңа күрә иркенәеп китми­чә генә, көч-куәтегезне туплап, матур гына эшләргә әзер булып торыгыз. Атна керемле узар.

Укчы

Бик тә киеренке атна баш­ланыр. Үзегезгә дә, баш­ка­ларга да таләпчән булыгыз, хаклы икәнлегегезгә шик­лән­­мәгез, кыю булыгыз. Атна ахырында көтелмәгән бер элекке танышыгыз белән оч­ра­шу карьера баскычыннан югарырак үрмәләүгә юл ачар.

Кәҗәмөгез

Атна башыннан ук вак мәшәкать­­ләр бөтен вакытыгыз­ны алыр. Аның каравы нәтиҗәсе әйбәт булыр. Якыннарыгыз бе­лән уңай мөгаләмәдә булыгыз.Ки­леп ту­­­ган үңайсызлыкларны бергә хәл итегез.

Сукояр

Акчалы чор. Туган көннәргә саллы гына бүләкләр алыр­сыз. Бу исә күңелегезне та­гын да үсен­дерер, матур гына планнар корырсыз. Атна­­гыз эшлекле кешеләр белән тыгыз үтәр. Бу әлбәттә сезнең файдага. Шулай булса да үзегезгә вакыт табарга тырышыгыз.

Балык

Максатларыгызны төгәл билгеләп, аларга каршы адым ясауны ниятләп кую кирәк. Бу көчегезне тигез бүләргә, теләгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирер. Әлбәттә, финанс мәсьәләсенә барып төртелер, аны да уңай хәл итәрсез. Ял көннәренә нинди дә булса күңел ачу сәяхәте планлаштыру зыян итмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев