Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Йолдызнамә

19 июньнән – 25 июньгә кадәр .

Кучкар

Сезнең өчен уңай һәм тыныч атна. Һөнәри өлкәдә үсү, шәхси тормышны көйләр өчен яхшы вакыт. Шимбә һәм якшәмбе гаиләгез белән күңелле ял итәрсез. Сөйгәнегез сездән игътибар көтә. Көнчелек хисләрен тыеп торыгыз.

Үгезбозау

Шәхси тормышыгызда барысы да яхшы булачак. Тормышыгызда җиңеллек тоярсыз. Гаилә әгъзалары сезне уңышлары белән шатландырачак. Ялларда үз эчегезгә бикләнеп утырмагыз - күңелегезгә якын кешеләр белән аралашыгыз. Ял көнендә мөһим сатып алулар булырга мөмкин.

Игезәкләр

Бу атнада дошманнардан һәм күңелгә ошамаган кешеләрдән читтәрәк торырга киңәш итә йолдызлар. Эшегезне үзегез башкарырга тырышыгыз, ярдәм сорамагыз. Эштә, тормышта, мәхәббәттә биеклеккә менү һәм түбәнгә төшүләр көтә. Тыныч булыгыз һәм бу негатив эмоцияләрне җиңәргә ярдәм итәчәк.

Кысла

Бу атна тирә-юньдәгеләр белән искиткеч уңай мөгамәлә урнаштырыр. Кая гына барсагыз да, сезне ачык елмаю, теләктәшлек каршы алыр. Киләчәккә төгәл планнар төзүчеләр өчен бигрәк тә уңай вакыт: алдан күрү сәләтегез, эчке сиземләвегез көчәя. Сезне романтик маҗаралар көтә.

Арыслан

Мөһим карарлар чыгару өчен уңайлы вакыт. Җитәкчегез белән аралашуда сак булыгыз. Тормышыгыздагы төп максатларыгызны билгеләрсез. Юлларда сак булыгыз. Өйдә һәм эшегездә тәртип урнаштырыгыз.

Кыз

Үзегезне борчыган сорауларга җавап эзләп уйланырсыз, җаваплар да табылыр. Ялкауланып утырырга вакыт юк, җиң сызганып эшкә тотыныгыз. Сәламәтлегегезгә игътибар итегез. Инфекцион авырулардан сакланыгыз. Ялларны өйдә тынычлыкта үткәрегез.

Үлчәү

Бу атна гаилә һәм өйдәге мәсьәләләрне уңай якка хәл итү өчен менә дигән вакыт. Бу чорда чынбарлыкны һәрьяклап тикшерә белү сәләтегез артыр: күп сорауларны берьюлы хәл итәрсез. Вакытыгызның күп өлешен саф һавада, хәрәкәттә үткәрергә тырышыгыз: бу сәламәтлегегезгә уңай тәэсир итәчәк. Шәхси тормышыгызга күбрәк игътибар итегез.

Чаян

Рухи үсеш турында уйланырга вакыт җитмәдеме икән? Бу чорны йолдызлар рухи эзләнүләр вакыты дип атый. Иҗади эш белән шөгыльләнергә вакыт. Үзегезне борчыган сорауларга җавап эзләп уйланырсыз, җаваплар да табылыр. Якыннарыгыз белән араларыгыз тагын да якынаер.

Укчы

Туганнар, дуслар белән аралар суынып китәргә мөмкин. Киләчәккә планнар төзү өчен уңай вакыт. Керемнәрегез аз булу сәбәпле, чыгымнар турында алдан уйлагыз. Финанс өлкәсендә кыенлыклар булу ихтимал. Курку хисләрен артта калдырып, ышаныч белән алга атлагыз.

Кәҗәмөгез

Атнаның беренче яртысында уйлаган уйларыгыз, туплаган фикерләрегез алга таба чынга ашарга да мөмкин. Коллегалар арасында абруегыз турында уйлагыз. Бурычка акча алырга курыкмагыз. Яңа техника яки җиһаз сатып алырсыз. Дуслар белән аралашу шатлык китермәс, комачаулар гына.

Сукояр

Бу атна тынычлыкта үткәрү өчен уңай. Иммунитетны ныгыту буенча чаралар үткәрегез. Спорт белән шөгыльләнегез, актив тормыш алып барыгыз. Рационга күбрәк җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кертегез. Ялларда дуслар белән очрашырга мөмкин.

Балык

Сөйгәнегезгә һәм дусларыгызга карата игътибарлырак булыгыз. Кешеләргә карата мөнәсәбәтегезне үзгәртегез. Һәр кешенең уңай һәм тискәре якларын күрергә өйрәнегез. Шәхси тормышыгызда да тыныч вакыт түгел – сөйгәнегез белән конфликтлар булуы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев