Әтнә таңы

Мошенниклар тозагына эләкмә!

Моның өчен нәрсәләрне белү зарур?

Дөнья алга барган саен адәм баласын алдау алымнары да артканнан-арта. Хәзер кешене урамда кычкыртып талау кирәкми дә, Интернет челтәре аша да акчасыз калдыру юллары бихисап. Көнгә чыксаң, андый хәбәрләр тулып ята. “Кызыл таң”ның бүгенге консультациясе һәртөрле алдакчылар тозагына эләгүдән сакланырга ярдәм итәр.
“Сезгә банк хезмәткәре шалтырата!”
Әлеге вакытта Русиядә банк мошенниклыгы чәчәк ата. Алдарлар банк хез­мәт­кәрләре, аның хәвефсезлек бүлеге белгече исеменнән шалтырата. Аферистлар, кагыйдә буларак, банк номерларыннан элемтәгә чыга. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми: хәзер махсус программалар ярдәмендә теләсә кайсы телефон номерын кирәклесенә алыштырып була. Шалтыратучы чын банк хезмәткәре кебек сөйләшә, сезнең шәхси мәгълүматларны: исем-фамилиягезне, ә кайбер очракларда картагызның номерын, паспортыгыздагы мәгълүматны, хәтта исәбегездә ничә сум акча барлыгын да белә.
Шалтыратучы сезгә ике банкның кушылуы һәм шуның нәтиҗәсендә исәбегезне башка банкка күчерергә кирәклеге хакында, яки исәбегездән билгесез адәмнәрнең акча алырга маташуы турында, я булмаса ялгыш акча күчерелүе башкарылуын хәбәр итә.
Мошенниклар сезне ашыктыра, вакытның бик аз булуын искәртә, акчагыздан колак кагарга мөмкинсез, дип куркыта.
Тагын бер вариант: картагыз буенча бик күп бонуслар җыелган, шулар өчен сезгә акча күчереләчәк, тик моның өчен картагыз номерын һ.б. хәбәр итү кирәк, дияргә мөмкиннәр.
Мошенниклар, шикле операцияне туктатыр өчен дигән булып, читтән идарә итү мөмкинлеге бирүче TeamViewer программасын куярга өндәячәк. Бу программа аларга сезнең смартфонга кереп, сезнең исемнән теләсә нинди операция башкарырга мөмкинлек бирәчәк.
Банк исеменнән сорашу яисә лотерея үткәрелү турындагы СМСны ачсагыз да, алдарлар тозагына эләгүегез ихтимал. Сылтамага баскач, сез фишинг-сайтка керәсез, һәм аннан сезнең шәхси мәгълүматларыгыз (карта номерлары, парольләр, ачкычлар) урлана.
Хәвефсезлек кагыйдәләре
Беркемгә дә, беркайчан да SMS белән килгән кодларны, PIN-код, CVV-код хәбәр итмәгез, карта номерын күрсәтмәгез.
Шуны онытмагыз: чын банк хезмәткәре беркайчан да картаның, яки интернет-банкның яшерен мәгълүматларын сорамый.
Телефоныгызда нинди операцион системадан (Android яки IOS) файдалануыгызны әйтмәгез.
Таныш булмаган сылтамалар буенча күчмәгез. Әгәр банкка шалтыратырга кирәк икән, смартфонда номерны үзегез җыегыз, яки банкка стационар телефоннан шалтыратыгыз. Бу номер картада күрсәтелгән.
Картаны беркайда да калдырмагыз, сатучылар, официантлар кулына бирмәгез. Барлык операцияләр дә PIN-код ярдәмендә раслана торган итеп эшләгез.
Сөюдән башларың әйләнсә...
Соңгы вакытта киң таралу алган интернет-алдау нәкъ менә мәхәб­бәт темасы белән тыгыз бәйле. Моңа социаль челтәр­ләрдә танышу алымы­ның яшьләр һәм өлкәнрәкләр арасында да популярлык казануы булышлык итә.
Алдарлар капканына гүзәл затлар бик еш эләгә. Бу аңлашыла да: хатын-кызларның кайсысы гына гомерлек мәхәббәтен очратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәү хакында хыялланмый икән! Паспорттагы яшь тә бу якты хыялга киртә була алмый. Аерылышкан ханымнар исә яңа мәхәббәтен очратып, барлык күңел яраларын дәваларга өметләнә.
Сөюдән башлары әйләнгәч, алар барлык хәвефсезлек кагыйдәләрен оныта, виртуаль роман аларны үз чоңгылына бөтереп ала. Бераз вакыт үткәч, ир-егет (интернет-угры), берәр кыйммәтле бүләк җибәрәм, ди (ноутбук, телевизор, хәтта кер юу яисә савыт-саба юу машинасы — һәр хатын-кызның үз хыялы). Арытаба әлеге бүләкне көтүче ханымның телефонына курьер хезмәтенә түләргә кирәклеге хакында SMS килеп төшә, бу, гадәттә, 3000-4000 сум тәшкил итә. Әлеге сумманы җибәргәч, ханым бүләкне көтә башлый. Тик ул килми. “Сөйгән яры” да суга төшкәндәй юк була...
Виртуаль дөньядан — чынбарлыкка
Виртуаль романны чынбарлыкка күчерүче алдарлар да бар. Алар танышкач, корбанының башын тиз арада әйләндерә, хәтта өенә килә. Арытаба уртак бизнес ачарга тәкъдим итә. Ханым акчасын биргәч, кәкре каенга сөялеп кала.
“Авыруга акча кирәк!”
Кеше алдауның тагын бер алымы – аны кемнедер кызганырга мәҗбүр итү. Менә алданган бер ханымның тарихы.
— Без аның белән социаль челтәрләрдә таныштык. Ул мин яшәгән шәһәргә килде. Кечкенә улым белән дә тиз арада уртак тел тапты, — дип сөйли Гүзәл. — Бик яхшы кеше кебек күренде. Театр, күргәзмәләргә алып барды. Тора-бара бөтенләй безнең янга күченеп килде, бергә яши башладык.
Берзаман аның ерак шәһәрдә калган апасына ашыгыч операциягә акча кирәк булды. Мин 200 мең сум акчамны бирдем. Апасының хәлен белергә киткән “сөйгән ярым” башкача әйләнеп кайтмады.
Соңрак мин аның фотографиясен Интернетта таптым. Ул бик хәтәр алдар булып чыкты. Аның гамәлләре аркасында кимендә 15 кеше зыян күргән икән. Мин дә полициягә гариза яздым. Тикшерү дәвам итә.
Тәрәзә бурлары
Соңгы вакытта пластик тәрәзәләр белән бәйле җинаятьләр күбәйгән. Имеш, тәрәзә җитештерүче заводтан хәбәр килә: сезнең тәрәзәләрегезнең файдалану вакыты чыккан, шуңа зур ташлама белән яңаларын куябыз! Бу очракта шуны белү кирәк: пластик тәрәзәләрнең файдалану вакыты — ким дигәндә 30, күп дигәндә 60 ел. Ә бушлай сырның кайда булуын беләбез инде...
Тәрәзәне алмаштырмыйча гына тыгызлаучы материалларын яңартуны тәкъдим итүчеләр дә бар. Бу очракта алдарлар 300 сумлык материалны 5000 мең сумга сатып акча эшли.
Төрле ташламаларга исегез китмәсен!
Их, балы да балы!
Менә тагын бер тарих. Күптән түгел халыкка балның өч литрлы банкасын 3500 сумга сатучылар барлыкка килгән. Шул ук вакытта базарда аның хакы күпкә түбән. Былтыргы балны 1 мең сумга да алып була.
Күбрәк карт-корыны алдыйлар, чөнки аларның күбесе бәяләрне белеп тә бетерми. Корбанының исемен белеп дәшә мошенниклар. Без — күршеләрегезнең туганнары, яки сездән ерак яшәмибез, менә үзебездән артып калган балны арзан хакка гына сатабыз, диләр. “Бал”ның бал булмаган очраклары да билгеле.
Яшәрәм, дип, алданма!
Косметика сатып алганда алданучы ханымнар да бихисап. Гүзәл затларны, гадәттә, нинди дә булса компания продуктлары күргәзмәсенә чакыралар. Анда бушлай косметик процедуралар үткәрелә. Ханымнар ничек итеп 60-100 мең сумлык товарны кредитка (!) алып кайтып киткәннәрен үзләре дә сизми кала.
Банкта, автомобиль сатучы салонда, косметика үзәгендә – кайда да һәр килешүне җентекләп уку кирәк. Гадәттә, кредитка бик күп акча алу турындагы юллар вак итеп кенә языла. Өлкән яшьтәге кешеләр аларны күрми калырга да мөмкин.
Бүген дә мошенниклар телефон аша бик яхшы савыт-саба, эксклюзив юрган һәм җәймәләр күргәзмәләренә чакыруын дәвам итә. Аларга барып эләксәң, ничек булса да 40-50 меңлек савыт-сабасын, ябынып ятсаң, бөтен сырхау­ларыңны “кул белән сыпырып ала торган” 60-80 мең сумлык юрганнарын сезгә сатарга тырышачаклар.
Массаж, сәламәтлек үзәкләрендә дә кешеләрне алдау очраклары еш була.
Күңелсез хәлләргә тарымыйм, дисәгез, уяулыгыгызны югалтмагыз, дуслар! Кешегә ышансагыз да, ул җиткергән мәгълүматны тикшереп карарга вакытыгызны кызганмагыз!

Реклама

Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: