Әтнә таңы

Өлкәннәр балалар өчен үзләре үк куркыныч тудыралар

01 кисәтә

Реклама

Мәктәп уку­чы­ла­ры­ның язгы каникуллары башланды.
19 марттан язгы каникуллар башланып, һәм ул  31 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Әлеге чорда янгын белән бәйле булган, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан,  әти-әниләргә игътибарлы булу сорала. Иң беренче чиратта, балаларыгызның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен тикшереп торыгыз. Һәрдаим үзегезнең  йортыгызда янгынга каршы торышны күзәтегез. Җитешсезлекләр яки башкарасы хезмәтләр булса, вакытында кимчелекләрне бетерергә тырышырга кирәк.
Үзегезнең күңел тынычлыгы өчен йорт яки фатирларда янгын чыкканын  белдерүче приборлар урнаштырырга һәм ут сүндергечләр сатып алырга киңәш итәбез.
Шулай ук йорттагы электр үткәргечләрне куркынычсыз халәткә китерергә кирәк. Кызганычка каршы, күп кенә килеп чыккан янгыннарның сәбәбе булып, ут чыбыкларының төзексезлеге тора. Моннан тыш, балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрегез, балаларны гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Иң мөһиме, һәрвакыт балаларыгыз өчен үрнәк булып калыгыз. Өйдә күзгә күренеп торган урында ашыгыч ярдәм күрсәту хезмәтләре исемлеге урнашсын һәм гадәттән тыш хәл булган очракта балагыз кирәкле номер буенча шалтырата белүен кайгыртырга кирәк.
Балаларга ут белән уйнауның куркынычлыгы һәм дә хәвеф-хәтәр китереп чыгарырга мөмкинлеге турында ешрак исләренә төшерегез. Балаларга янгын вакытында өйдә (фатирда) качмаска, мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәк икәнлеген анлатыгыз.
Исегезгә төшереп, һәм дә искәртеп шуны әйтәсе килә, кече яшьтәге балаларны өйдә ялгыз кадырмагыз. Балаларга ягып җылыту мичләрен карауны  беркайчан да йөкләмәгез, ышанып тапшырмагыз. Ни кызганыч,  өлкәннәр еш кына балалар өчен үзләре үк куркыныч тудыралар: исерек хәлдә плитәдә ашны сүндерергә оныталар, тәмәке тарталар. Күп очракта аны ахыргача сүндерми, йокларга яталар. Ә бу очраклар бик күп афәткә дә китерде.  
Исегездә тотыгыз, ут беркайчан да хаталарны кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта «01», «112» номеры буенча шалтыратыгыз. Әлеге номерларга мобиль телефоннар аша да шалтыратырга мөмкин.
Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз. Гомер бер генә бирелә.
Антон Сотов, Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: