Әтнә таңы

Бала туганнан соң түләү акчасы өч яшькә кадәр артачак

2017 елның 28 декабрендәге 418-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан (уллыкка алган) хатын-кызлар беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә, ай саен бирелә торган түләү хокукына ия.

Әлеге акчаны алу өчен

Россия Федерациясе гражданлыгы булу; Россия Федерациясе территориясендә даими яшәү;
гаиләнең җан башына уртача кереме, хезмәткә сәләтле кешенең яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан артмаса тиеш.

2019 елда түләү күләме-8 896 сумны тәшкил итә.

Игътибар итегез, бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча айлык түләүне сорап мөрәҗәгать иткәндә, бала туган көннән башлап ай саен түләнә. Калган очракларда-аны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән көннән бирле.

Реклама

 Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен яшәү (тору) яисә фактта яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына яисә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

2020 елның 1 гыйнварыннан айлык түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елның икенче кварталы өчен Татарстан Республикасында билгеләнгән хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумының 2 тапкыр күләменнән артмаган очракта билгеләнәчәк. Гражданнар айлык түләү билгеләү өчен гаризаны баланың туган көненнән соң өч ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирә алалар.

Бу хакта Әтнә социаль бүлеге хәбәр итә.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: