Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Балалары мәктәпкә алты яшьтән керә торган гаиләләргә 10 мең сум түләнәчәк

Вице-премьер Татьяна Голикова закон проектында әлеге пункт махсус киңәшмә барышында төзәтелде дип ышандырды.

Балалары мәктәпкә алты яшьтән керә торган гаиләләр һәр балага 10 мең сум күләмендә акча алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, дәүләт башлыгы кабинет әгъзаларының игътибарын әлеге документның башлангыч текстында балаларга агымдагы елның мартына кадәр алты яшь тулган гаиләләргә генә матди ярдәм алу мөмкинлеге булуына юнәлтте.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, Путин вице-премьер Татьяна Голиковага мөрәҗәгать итә. «Хезмәт министрлыгы эшләгән указ проектында бу акча 1 сентябрьдә мәктәпкә баручы балаларына агымдагы елның мартында алты ел яшь тулса түләнәчәк дип билгеләнгән. Март. Апрель. Май. Июнь. Июль. Август. Сентябрь», — ди ул.

Профильле вице-премьер дәүләт башлыгын закон проектында әлеге пункт махсус киңәшмә барышында төзәтелде дип ышандырды. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/02-06-2021/balalary-m-kt-pk-alty-yasht-n-ker-torgan-gail-l-rg-10-me-sum-t-l-n-ch-k-5825523

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев