Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арта

1 октябрьдән бюджет хезмәткәрләренең эш хакы артачак. Боерык нигезендә, федераль дәүләт органнары, хәрби частьләр, федераль башкарма хакимият органнары учреждениеләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренең дә эш хакы индексацияләнәчәк.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2020 елның 1 октябреннән федераль бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакын 3 процентка индексацияләү турындагы боерыкны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«Федераль дәүләт органнары һәм федераль дәүләт учреждениеләренә 2020 елның 1 октябреннән федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакын 3 процентка арттыру буенча чаралар күрергә», - диелә документта.

Боерык нигезендә, федераль дәүләт органнары, хәрби частьләр, федераль башкарма хакимият органнары учреждениеләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренең дә эш хакы индексацияләнәчәк. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/07-09-2020/1-oktyabrd-n-byudzhet-hezm-tk-rl-rene-esh-haky-artachak-5769285

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев