Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Элвин Грейны ни өчен штрафка тартканнар

Татарстан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә Элвина Грейны нәрсә өчен штрафка тартулары турында сөйләделәр

Артист Мәскәүдән Казанга COVID-19 белән авырган пассажир белән бер самолетта кайтуы ачыклана.

Башкорт һәм татар җырчысы Элвин Грей (Юльякшин Р.) ике атна дәвамында медицина тикшеренүе һәм мәҗбүри изоляцияләнергә тиеш булган.  Мәскәүдән кайтканга түгел, COVID-19 белән авыручы пассажир белән бер самолетта очканы өчен.

«Юльякшин Р . Мәскәүдән covid-19 авыручы белән бер авиарейста килде. Шуңа бәйле рәвештә контактлы буларак, медицина күзәтүе һәм мәҗбүри изоляциядә булырга тиеш иде. Covid-19 материалын сайлап алу вакытында Питрәч РҮХ хезмәткәрләре тарафыннан изоляция режимын бозу белән бәйле рәвештә һәм бу мәгълүматларны Идарәнең Лаеш территориаль бүлегенә җибәргәндә әлеге факт буенча административ җаваплылыкка тартылды",-дип хәбәр иттеләр кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәтендә.

Элегрәк KazanFirst хәбәр иткәнчә, Элвина Грей үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен штрафка тартылган булоган. Артист бу хәлне ачыкларга тели, чөнки мондый карарны «ялган» дип саный. Ул Мәскәүдән 16 мартта килгән, шул ук вакытта башкаладан килгән кешеләрне мәҗбүри изоляцияләү турындагы карар соңрак эшли башлады, ди. Моның белән бәйле рәвештә, аңа биргән штрафны ул дөрес түгел дип саный ул.

Чыганак  https://kazanfirst.ru/news/522682

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев