Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Инде чума чыккан, диләр

Коронавирус йончытып бетергән дөньяга яңа афәт яныймы?

Һәрхәлдә, Көнбатыш Монголиядә чума килеп чыгуы хакында хәбәр таралды. Дәваханәгә 27 яшьлек ир-егет һәм бер кызны (аның нишләптер яше күрсәтелмәгән) китергәннәр. Аларның икесендә дә - чума. Авырулары башланган чорда алар 60лап кеше белән турыдан-туры аралашкан, димәк, алар да чирле булуы мөмкин. Тагын да 400ләп кеше әлеге егет белән кыздан чума йоктырган булуы ихтимал, дип фаразлана. Кыз белән ир-егет байбакның (сурок) чи итен ашаганнан соң авырганнар дип уйланыла.

Монголиядәге чума Русиягә килеп җитмәскә тиеш, ди безнең ил белгечләре. Монголиядә бу чир даими "кабынып" тора икән.
"Бубонлы чума кешедән кешегә күчми. Әгәр дә ул үпкәне зарарлый торган төренә әверелсә генә, адәм балаларының берсеннән-берсенә йога башлый", - дип аңлата табиблар.
Аларның сүзләре буенча ютәл һәм төчкерү вакытында авыруны китереп чыгаручы зарарлы матдәләр бүленеп чыга. Нәкъ менә шулай ул йогарга мөмкин. Бактерияләргә каршы терапия үткәргәндә, чума дәвалауга бирешә. Авырулар изоляцигә урнаштырылгач, чир таралуга киртә куела.
Кайбер белгечләр фикеренчә, Монголиядә кешеләр байбакның чи итен ашаганда түгел, ә аның тиресен салдырганда әлеге чирне эләктергән булуы мөмкин, чөнки аларны җәнлек тиресендәге бет тешләгән. Күп очракта хайваннардан кешегә чума шушы юл белән күчә.
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, Русиядә бубонлы чума 2016 елда Алтайда килеп чыккан булган, ә менә әлеге чирдән үлүчеләр инде 100 ел теркәлмәгән.

Фото: m24.ru

 

Автор: Миләүшә Латыйпова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев