Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Хезмәт хакын яңача исәпләргә тәкъдим иттеләр

әүләт Думасы депутаты Андрей Ветлужских сүзләренчә, медиана хезмәт хакын исәпләү дөресрәк булачак – ул хезмәт хакының уртача арифметик күрсәткеченнән өчтән бер өлешкә кимрәк.

Россиялеләрнең хезмәт хакы турындагы белешмә мәсьәләсе статистик мәгълүмат кына исәпкә алынуы белән бәйле.

Дәүләт Думасы депутаты Андрей Ветлужских URA.RU сайтына биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде, дп яза РИА Новости.

Депутат билгеләп үткәнчә, медиана хезмәт хакын исәпләү дөресрәк булачак. Бу сан хезмәт хакының урта арифметик күрсәткеченнән өчтән бер өлешкә кимрәк.

«Мониторинг үткәрсәң, берничә төп момент күренәчәк: нормадан тыш эшләнгән вакыт исәпкә алынмый, урта статистик хезмәт хаклары буенча дифференциация зур, керемнәрнең төрләре һәм аларны исәпләүгә кагылышлы методик кимчелекләр бар», - дип белдерде ул.

Элегрәк «Работа.ру» сервисы, тикшеренү үткәреп, хезмәт хакы буенча Россиянең кайсы шәһәрләрен иң яхшысы буулын ачыклаган иде. Нәтиҗәдә, Мәскәү (респондентларның 86 проценты шул шәһәрне атаган) – беренче, Санкт-Петербург (29 процент), Новосибирск (җиде процент) өченче баскычта урнашкан, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/27-02-2021/rossiya-halkyny-hezm-t-hakyn-ya-acha-is-pl-rg-t-k-dim-ittel-r-5809478

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев