Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Ландыш Нигъмәтҗанова кемне көтә

Танылган җырчы күпләрне кызыксындырган сорауга җавап бирде

«Хәерле матур көннәр! Чыннан да матур, җәй дә бик матур булды. Ләкин матурлыклар әле күренә башлады, бу юлы токсикоз белән бик нык интектем. Ләкин хәзер бөтен нәрсә матур булып күренә. Дөньялар да бераз тынычланып, ачылып китте бугай. Эшләр дә күбәйде, төрле җирләрдә чыгыш ясыйбыз, Аллаһыга шөкер. Күп сораулар килә, «кемне көтәсез дип?», анысын Аллаһы бирса соңрак белербез, ә «срокка» килгәндә, 3,5 айлап йөрисе бар әле. Исән-сау булыйк! Үземне бик шәп хис итәм, Гомәрне көткәндә, табарга концерттан киткән идем, монысы белән карарбыз. Бала көткән вакытта кызыклы вакыйгалар булса, языгыз! Үзегезнең тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз,» дип социаль челтәрдә хәбәр итә җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова. Язылучылары аңа: “Кем булса да исән-сау табып, тигезлек белән үстерергә язсын. Уңышлар, хәерле имин юллар! Моң чишмәләрегез саекмасын, яңадан- яңа матур җырлар!”, дип теләкләрен белдергәннәр.

Фото: социаль челтәрләрдән.
Тулырак: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/landysh-kemne-kten-ytte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев