Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Сабыен чүп савытына ташлаган хатынның башка балаларын да алганнар

Туймазыда яшәүче анага карата җинаять эше кузгатылган.

Туймазы шәһәрендә яңа туган улын чүплеккә ташлаган хатыннан калган ике баласын да тартып алып, махсус учреждениегә урнаштырганнар. Бу хакта республика Прокуратурасы хәбәр итә. Ведомство тикшерү үткәрә.

Алдан хәбәр итүебезчә, бу коточкыч хәл 14 майда Туймазы шәһәрендә булган. Анда яшәүче 36 яшьлек ханым төнлә бала таба, сабыен чүп контейнерына ташлап, аннан арынырга була. Сабыйның елавын очраклы үтеп баручы ишетә һәм полициягә хәбәр итә.

Әлеге вакытта бала табиблар күзәтүе астында дәваханәдә.

36 яшьлек хатынга карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре республика Прокуратурасы тарафыннан аерым контрольгә алынды.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

Фото: avatars.mds.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев