Әтнә таңы

Сезнең дә ярдәм кирәк

2020 ел республикабыз, шул исәптән районыбыз өчен дә түгәрәк даталарга бай ел булачак. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүгә – 75 ел, Әтнә районы оешуга 30 ел була.

Реклама

Шушы бәйрәмнәрне каршы алган көннәрдә, Әтнә районы тарихы китабын чыгару буенча да зур эш башланып китте. “Без, җиң сызганып, Әтнәбез тарихын барларга алындык. Райондашларыбыз ярдәме белән инде шактый материал тупланды. Истәлекләр, борынгы фотоларны барлау, җыю әле дәвам итә”, – диде үзәк китапханә директоры Алсу Әскарова.
Шул уңайдан кадерле якташлар, хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әтнә тарихына багышланган саллы басманы – китапны әзерләүдә Сездән дә ярдәм кирәк. Әгәр сезнең гаилә архивында  тарихи фотолар, мәгълүматлар булса, хәбәр итсәгез иде.  Булган хәбәрләрегезне район үзәк китапханәсенә дә, редакциягә дә  китерә аласыз. Электрон почталарга да салырга мөмкин. Туган төбәгебезнең тарихын бергәләп барлап, китап итеп чыгарсак, килер буыннар безгә бик рәхмәтле булыр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: