Әтнә таңы

Әтнә кешесе катнашында булган юл-транспорт һәлакәте

Татарстанда юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булды, тагын өчесе авыр тән җәрәхәтләре алды

Әлеге һәлакәт 14 гыйнвар көнне  10.00 сәгатьтә Арча-Марий Эл чиге автоюлының 16 нчы чакрымында булган.

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче 53 яшьлек кеше  Toyota Corolla автомобилендә Арча ягыннан хәрәкәт итеп, Әтнә районының Яңа Шашы авылында яшәүче 45 яшьлек  машина йөртүче Renault Duster автомобиле белән бәрелешә.

Юл - транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Toyota машина йөртүчесе һәм ике пассажир-1986 елда туган кыз һәм 55 яшьлек ир-ат һәлакәт урынында үлә. Тагын ике машина пассажиры, шулай ук Renault машина йөртүчесе тәннең төрле өлешләрендә сынган һәм җәрәхәтләнгән була, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Реклама

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Renault Duster юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган — ул уңга китүче юл участогында куркынычсыз тизлек сайламаган һәм каршы як полосага чыккан.

Юлларда сак булыгыз. 

Мәгүлүмат өчен файдаланылды: https://realnoevremya.ru/news/163041-v-tatarstane-v-rezultate-dtp-pogibli-tri-cheloveka-esche-troe-poluchili-tyazhelye-travmy

Архивтан алынган фото

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: