Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Әтнәләр элекке исемнәргә өстенлек бирәләр

Исемең матур, кемнәр куйган

Районның ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматларга күз салгач, әнә шулай диясе килә.
Алдагы август аенда районда барысы 9 сабый дөньяга килгән. Шунысын да искәртәсе килә, туучыларның бары тик 1се генә гаиләдә беренче бала. Гаиләдә 2нче бала – 2 гаиләдә. Ә менә алты әни өченче балаларын алып кайтканнар. Яңа туган сабыйларга кушкан исемнәргә килсәк, араларында элеккеге татар исемнәренә өстенлек бирүчеләр дә бар. Мәсәлән: Хәят, Зөләйха, Сылу исемнәре шундыйлардан. Чыннан да, бик матур исемнәр. Моннан тыш, Раян, Ралинә, Азалия, Камил, Саида, Хәлил исемнәрен еш кушучылар да бар. Шулай ук Альмина, Рамин дигән исемнәр дә популяр исемнәр арасында.
Август аенда 17 пар язылышкан, 1 пар аерылышкан. Бакыйлыкка күчүчеләр 14 булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев