Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Тәрбияче 8 мең сум штраф белән котылган...

Ә приют балаларын ничек интектерүен бөтен ил күрде.

20 августта Уфа судында приютның 22 яшьлек тәрбиячесенә карата хөкем карары чыгардылар, ул балаларны мәсхәрәләгән һәм моны видеога яздырган. Кыз сигез мең сум штраф белән котылды. Аны "Балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын үтәмәү" мәддәсе буенча хөкем иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, бу хәл агымдагы елның маенда булды. Яшь тәрбияче балалар катнашлыгындагы түбәнсетүле видеолар төшерә, балаларны хурлый, аларны бер-берсенә каршы котырта, ә соңыннан барысын да үз инстаграмына куя.

"Моннан тыш, гаепләнүче 9 яшьлек тәрбияләнүченең авызын скотч белән ябыштырган, кулына линейка белән суккан, аның алдында шнур белән селтәнеп, көч куллану белән янаган, шул ук вакытта каты кычкырган һәм сүгенгән", - дип өстәделәр Тикшерү комитетында.

Кыз соңыннан эшеннән алынган, ә хокук саклаучылар җинаять эше кузгатканнан соң тикшерү башланган. Үз вазыйфасыннан үз теләге белән приют директоры да киткән. Тикшерүчеләр аның гаепләнүчене тиешле белеме булмаса да эшкә алуын ачыклаган.

Тикшерү вакытында һәм судта гаепләнүче гаебен таный һәм үкенә. Суд аны гаепле дип таныган һәм 8 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/T-rbiyache-8-me-sum-shtraf-bel-n-kotilgan-419912/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев