Фидакарь хезмәт ияләре
Олы Әтнәнең һәр урамы, һәр сукмагы кадерле, күңелгә якын. Кешеләре эчкерсез, ачык, тырышлар.
Фото Олы Әтнә урта мәктәбе музее фондыннан
Туган якның әһәмияте еллар узгач күңелгә шатлыклы, кайгылы мизгелләре белән генә түгел, ә сүз белән генә аңлатып булмый торган тарту көче белән ишарә ясый.
Сәнгать өлкәсендә хезмәт куючы җырчыларның җырларында, язучыларның язма әсәрләрендә, шагыйрьләрнең шигырьләрендә туган якка булган мәхәббәт чагылыш таба.
Туган авылым Олы Әтнә, тарихи язмаларга нигезләнсәк, Казан ханлыгы чорында барлыкка килгән. Авыл Казан ханлыгы вакытын, Рәсәй патшалыгы чорын, 1861 ел вакыйгасын, өч инкыйлаб, ачлык елларын, Бөек Ватан сугышы авырлыкларын күргән төбәк. Олы Әтнәдә яшәгән һәр буын халык тырыш хезмәте белән тарихка кереп калган. Авылда үз эше белән көн күрүчеләр, читкә китеп эшләүчеләр, ил хакына яу кырында баш салучылар да күп булган. Һәм аларның күбесе Олы Әтнә халкының күңеленә олы ихтирамга лаеклы шәхесләр буларак кереп калган. Кешене хезмәт бизи. Тырыш хезмәт кешеләре булмаса, кем белә, яңадан Әтнә районын оештыруга нигез салынган булыр иде микән?
Төбәкнең йөзен анда туган, яшәгән, хезмәт куйган кешеләр бизи. Аларның тәрбиясе, характеры, куйган хезмәтләре киләсе буыннар өчен үрнәк булып тора, төбәкне таныта, дәрәҗәсен билгеле бер биеклеккә күтәрә. Төбәкнең мәртәбәсен аерым кеше күтәрми, ул меңәрләгән кешенең уртак максатка нигезләнеп, туган якка булган мәхәббәт аша чирканчык алып барлыкка килгән хезмәт җимеше.
Эшнең дәрәҗәле-дәрәҗәсезе юк, кеше дәүләтенә, туган ягына, туган төбәгенә кечкенә генә булса да файда китерерлек итеп эшли икән, бу бары тик мактауга лаек.
Олы Әтнәдә озак еллар яшәгәч бу чыннан да шулай дип әйтергә нигез бар. Элекке Советлар Союзы, Россия, Татарстанга танылган шәхесләр биргән төбәк ул Әтнә. Истәлек, хатирәләр, искә алулар күңел түреннән чыгып шул турыда сөйли.
Ел саен, язгы чорда кар эреп беткәннән соң, һәм көзге яңгырлар башлангач Олы Әтнәнең Казанга чыгып китә торган юлында агач колгадан эшләнгән шлагбаум урнаштыралар иде. Агач колга буеннан буена ак һәм кара төсле бүленмәләргә буялган, колганың бер ягында бау, икенче ягында ике-өч йөк машинасы көпчәкләре эленә торган иде. Ялгышмасам, шлагбаум янәшәсендә, постта, шлагбаумны күтәреп-төшереп торучы оешма кешеләре өчен кечкенә генә каралты да бар иде. Бу каралты яңгырдан, җилдән, язгы кояш нурыннан саклый, кечкенә генә булса да, эш кешесенә файдасы зур булгандыр. Авыл эчендәге юлларны зур йөк машиналары таптап, юлларны бозып бетермәсен өчен йөк машиналары зират яныннан Күәм ягына илтүче юлга чыгалар иде. Нишләп болар хәтергә уелып калган, чөнки без шул чаттагы укытучылар өчен салынган тулай торакта яшәдек. Яз, җәй, көз айларында, көннәр матур торганда, кечкенә балалар өчен чыгарылган, кызыл төстәге, өч көпчәкле “Жук» велосипедында юл тирәсендә йөрергә чыга идем. Алдагы көпчәктә педальләр, арткы ягында ике көпчәк арасында басып барыр өчен дә урнаштырылган баскычы бар, ләкин өч-дүрт ел йөргәннән соң, тез башлары рульгә бәрелә башлагач велосипедның кирәге бетте... Берара вакыт узганнан соң әти, бер эретеп ябыштыручы абый ярдәме белән велосипедның алгы ягын өздертеп, арткы ике көпчәген хәм урындыгын гына калдырып, этеп йөрер өчен тимер озынча тоткыч эшләттерде.
Без торган тулай торак бинасының стеналары ташкүмер шлагыннан эшләнеп, тышкы яктан штукатурланган һәм акшарланган, түбәсе шифер белән ябылган. Дүрт гаиләгә исәпләнгән, һәр ягында икешәр фатирлы, ләкин бер аермасы бар иде – Күәм ягына карап торганнары өч бүлмәле булып саналдылар, чөнки аларда аш һәм кунак бүлмәсеннән тыш, кечкенә генә мәйданлы йокы бүлмәсе дә бар иде. Ул вакытта үзәкләштерелгән җылыту системалары юк, безнең фатирда кухняда бер мич, кунак бүлмәсендә зуррак аерым мич, ягу сезоны башлангач көнгә ике-өч мәртәбә һәр мичкә дә ягарга кирәк. Чөнки җылылык торбалары юк, торбалар булмагач өйдә җылы сакланмый, ел саен фатирны җылыту өчен берничә машина утын киткәндер. Тәрәзәләрдән, идәннәрдән салкын бәреп торганы хәтердә. Элегрәк кыш фасылы хәзерге вакыт белән чагыштырганда салкынрак була торган иде, шуңа күрә төнлә торып мичләргә ягып җибәрү гадәти хәл саналды. Фатирга кергәч тар гына коридор, кечкенә генә аш һәм кунак бүлмәсе, бәлки шуңа күрә тиз җылынгандыр, ләкин бик тиз суына да иде. Кысан шартларда яшәсәк тә, күршеләребез бик әйбәт кешеләр иде. Гомүмән, тормыш дәвамында Олы Әтнәнең кайсы почмагында яшәсәк тә, әйбәт күршеләр янәшәсенә туры килдек. Бәлки күршеләребез совет чоры тәрбиясе алган кешеләр булгангадырмы, яисә, Әтнәнең үзендә элек-электән формалашкан тәрбия шундый идеме, күршеләребез «алтын кешеләр» булдылар. Тулай торакта ишекләр якын урнашкан күршеләребез – Илдус абый белән Фәридә апай. Фәридә апай озак еллар Олы Әтнә урта мәктәбендә химия укытучысы булып эшләде. Сүз уңаеннан шуны дә әйтергә кирәк,
Фәридә апай “Орден Почета” га ия укытучы иде. Әтнә районында өч кенә укытучы мондый дәрәҗәгә ия. Шуларның берсе ул.
Аларның беренчесе, Олы Әтнә урта мәктәбе директоры булып эшләп, 1941 елда Бөек Ватан сугышына китеп, 1945 елда Польша җирен азат иткәндә һәлак булган Садыйков Сабир абыйның тормыш иптәше Садыйкова Гадилә апай һәм икенчесе, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында ир-ат укытучылар сугышка китеп беткәннән сон, Әтнә мәктәбен җитәкләп, директор булып эшләгән Әхмәтшина Гарифә апай. Олы Әтнә тарихында зур роль уйнаган, Әтнә мәктәбенең үсешенә өлеш керткән бу мәртәбәле кешеләр мондый бүләккә чыннан да лаек. Тулай торакның Күәм ягына карап торган ягында ике фатирның берсендә рус теле хәм әдәбияты укытучылары, ирле-хатынлы Нуриев Җәүдәт абый һәм Венера апай яшәделәр, алар икесе дә сыйныф җитәкчеләре булып эшләгән, Казандагы Фәннәр академиясе белән хезмәттәшлек иткән, танылган укытучылар. Төпчек уллары Айнур белән, миннән берничә яшькә зуррак булса да, бергә аралашып, уйнап үстек. Тагын бер күршеләребез – Вәли абый белән Бибинур апай. Вәли абый Олы Әтнә урта мәктәбендә физик тәрбия укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны. 1925 елгы, Әтнә урта мәктәбенең икенче чыгарылышын 1940 елда тәмамлагач, Олы Әтнә клубында киномеханик булып, аннан соң клуб мөдире булып эшли. 1943 елда сугышка китә, Кара диңгез һәм Балтыйк диңгезләрендә хәрби корабльләрдә хезмәт итә, берничә мәртәбә яралана. “За оборону Севастополя”, “За оборону Ленинграда” медальләре белән бүләкләнгән шәхес. Сугыштан кайткач «Пионерлар йорты»н җитәкли, мәктәптә озак еллар эшли.
Вәли абый озын буйлы, төз гәүдәле кеше иде. Русча андый кешеләрне “подтянутый” дип әйтәләр. Тулай торагыбызның ишек алды да шартлы рәвештә дүрт өлешкә бүленгән, Вәли абыйлар ягында үзе ясаган турник бар, Вәли абый кайвакыт турникта төрле катлаулы фигуралар ясый, без кызыгып карап торабыз, ләкин турникка безнең буй җитми. Вәли абыйның тормыш иптәше данлыклы шәфкать туташы Бибинур апай, Әтнә үзәк шифаханәсендә эшләде. Кул, яисә аяк авыртып китсә аның янына барып күренә идек, ул үзенең җылы сүзе, төпле киңәшләре белән, авырткан урынны бик тиз тазартып бирә иде. Ул вакытта Әтнә җирлегендә яшәгән, Бибинур апайны белмәгән кеше булмагандыр. Тагын шунысы бар, тулай торактагы дүрт гаиләнең берсе генә терлек асрады, Бибинур апайлар кәҗә асрадылар. Терлек азыгы күп кирәк булмагандыр инде, ләкин файдалы сөте бер гаиләне туендырырлык булгач, димәк эшне яраткан, авырлыгыннан курыкмаган күршеләребез. Бибинур апай киң күңелле кеше булгангадырмы, безгә дә яңа сауган кәҗә сөте кертә торган иде. Ашау ягы такы-токы булу сәбәпле, безнең гаилә өчен бу зур ярдәм иде.
Шулай ук тулай торакта Бибинур апайларда гына мунча бар иде, кайвакыт алар мунчасына юынырга керә торган идек. Уңайсыз булса да бүтән мөмкинлек булмагач кая барасың? Әле ярый суны ерактан ташыйсы юк, ишек алдында, Вәли абыйлар фатиры каршында, кечерәк кенә каралты-кура белән капланган “артезиан кое”сы бар. Тимер торбасын аска-өскә таба селкеткән саен юка гына торбадан чиләккә шаулап су ага, ә Вәли абыйда коеның ачкычы сакланды. Су кирәк вакытта ачкычны алып тора торган идек. Безнең тулай торакның каршысында, Совет урамының икенче ягында, зират янәшәсендә Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучыларына бирелгән тулай торак урнашкан, ләкин безнекеннән аермалы буларак, ул агачтан эшләнгән иде.
Анда шулай ук дүрт фатир урнашкан. Элегрәк бу бинада Әтнә инкубаторы булган, мөгаен, район Арчага кушылганнан соң, әлеге инкубатор да үз эшчәнлеген туктаткандыр. 1980 елларда ул фатирларда гаиләләре белән техникум укытучылары яшәделәр. Олег абый белән Алсу апай, Надыйр абый белән Ирина апай, гаиләсе белән Асия апай...
Олег абый үзе эшләгәндерме, яисә, каядыр тапшыру өчен алып кайткандырмы, төгәл генә хәтерләмим, бер елны алар ишек алдында кызгылт-сары кабиналы, бик зур көпчәкле “БелАЗ” йөк машинасы барлыкка килде. “КамАЗ”дан да зуррак машина күргән булмагач, дуслар белән безгә бу бик гаҗәп тоелды, чөнки мондый зур машинаны безнең җурналларда гына күргән бар иде.
Тулай торакта үзебезнең мунча булмагач, кайвакыт, мунчага берничә гаиләгә йөрергә туры килә иде, бу инде, Олы Әтнә кешеләренең киң күңелле, ярдәмчел булуларына мисал булып тора. Укытучылар, Мәхмүт абый белән Рәүфә апай гаиләсендә мунчадан чыгышка эссе чәй, кайнар коймак, банкасы белән тозлы яшел помидор өстәлдә көтеп тора иде. Ул вакытта авыл кешеләре күпләп помидор үстерәләр иде дип хәтерләмим, димәк Рәүфә апайлар бакчасында помидор үскән. Нишләптер, бала вакытта тозлы яшел помидор кызыл помидорга караганда тәмлерәк тоела иде. Безне үз балалары кебек кабул иткән тагын бер гаилә турында язып китәсем килә. Алар – Гомәр абый белән Миңсылу апай, Олы Әтнәнең Совет һәм Электр урамнары киселешендә беренче йортта тордылар. Гомәр абыйны кыскарак буйлы, гадел, туры сүзле, кыяфәте белән Ленинга ошаган өчен “Ленин Гомәре” дип олылап атап йөртәләр иде. Бөек Ватан сугышы ветераны. Миңсылу апай киресенчә, озын буйлы, җитез, өлгер, хәтта, ир-атлар эше булып саналган балта – пычкы эшенә дә оста апай иде. 5 бала тәрбияләп үстерделәр.
Гомәр абый озак еллар колхозда бригадир булып эшли.
Икесе дә бик кешелекле, ярдәмчел, ачык йөзле кешеләр булып хәтердә калган.
Бу гаиләгә минем әти-әни гомер буе рәхмәтле булып яшәделәр. Мине әни Арча шифаханәсендә тапканнан соң, Олы Әтнә урта мәктәбенең машина йөртүчесе Мәхмүт абый, әти һәм Миңсылу апай Арчадан мәктәпнең “Москвич” машинасы белән алып кайтканнар, Миңсылу апай мунча ягып җибәреп, мине беренче мәртәбә мунчада юындырган, кием-салым белән ярдәм иткән. Бу гаилә белән туганнарча яшәүнең сәбәбе – әтинең эш урыны белән бәйле иде. Казан Дәүләт Университетын тәмамлап, укытучы белгечлеге алгач, әтине Биектау районындагы авылга тарих укытучысы итеп билгелиләр. Бу турыда ишетеп алгач, Олы Әтнә урта мәктәбенең ул вакыттагы данлыклы директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрипов Әхмәт абый Мәгариф министрлыгына барып әтине Олы Әтнә урта мәктәбенә тарих укытучысы итеп күчерттерүгә ирешә. Ләкин торырга урын булмау сәбәпле, мәктәп тарафыннан тулай торак бирелгәнче, әти, ветеринар белгечлеге алып кайткан Сибгатов Нурияздан абый белән Гомәр абый һәм Миңсылу апай гаиләсенә кереп, берничә ел фатирда яшиләр. Әти дә, Нурияздан абый да ул вакытта әле гаилә кормаган булалар. Тулай торакка күчкәч тә бу олы ихтирамга лаек гаилә белән безнең элемтәләр өзелмәде. Тулай торакны рәткә китерү, торыр өчен уңайлыклар тудыру эшендә бу гаиләнең ярдәме зур булды. Миңсылу апай бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерде, Гомәр абый ат җигеп колхоз эшенә йөрде. Уңган-булган кешеләрнең бакчалары зур иде, бәрәңге утыртканда-алганда без булышырга төшә идек. Эштән соң мунча керә идек, су ала торган артезиан колонкасы мунча алачыгында ук, су ташып азапланасы булмады. Ә бакча уртасында, түбәле коелары урнашкан иде. Тырыш, эш сөйгән Гомәр абыйлар һәр елны Мари ягыннан зур терлек алып кайтып суйдылар, Миңсылу апай пешергән тәмле ашларны әле дә хәтерлим.
...Гагарин урамындагы ике катлы тулай торакның икенче катында Геннадий абый Гонголев яши иде. Урыс милләтеннән, чыгышы белән Олы Әтнәдән түгел, ләкин озак еллар монда хезмәт куйган шәхес. Армиядә сәламәтлегенә зыян килгәннән соң, аяк таягы белән йөрде, мәктәптә рәссам булып эшләде. Ул эшләгән плакатлар, картиналар мәктәп коридорларын бизи, май һәм октябрь бәйрәмнәренә ул сызган транспарантларны күтәреп Әтнә үзәгенә демонстрациягә чыга идек. Ленин һәйкәле каршында, юлның икенче ягында, бәйрәмнәр вакытында җитәкчеләр чыгыш ясый торган биек мөнбәрдә авыл, алдынгы күмәк хуҗалык җитәкчеләре, шәһәрдән кайткан кунаклар һәм бәйрәмне алып баручы Гомәр абый Мәрдәнов була иде. Җитәкчеләр социализмның уңышлары турында сөйләп, коммунизмга да күп калмаган икән дип куанып торганда, Гомәр абыйның тантаналы тавышы яңгырый иде: «Ура, иптәшләр!»
Мәйдандагы меңләгән халык, бертавыштан өч мәртәбә «Ура! Ура! Ура!» дип кычкыра идек. Куллардагы шарларны өскә күтәреп, якты киләчәкнең тиздән килеп җитәчәгенә өметләнгән бу мизгелләр инде тарихта гына калды…
Геннадий абыйның фатиры гади генә булса да, хәзерге көн күзлегеннән чыгып караганда, чын музей иде. Ике бүлмәдә дә төрле зурлыктагы картиналар, алар төрле жанрда эшләнгәннәр, шулай ук булачак картиналарның кулдан сызылган эскизлары ята иде. Төрле төстәге буялар хәм пумалалар да күп. Һәр картина, хуҗасының күңел җылысын үзенә алган хезмәт җимеше. Оста рәссам булу өстенә, Геннадий абый оста гөмбәче дә иде. Безнең гаиләнең якын дусты, табигатькә чыккан вакытларда безне гөмбә аерырга өйрәтте, ә кайткач, аларның тәмен белеп, яратып, тозларга өйрәтә иде. Ләкин, карлыган, чия, имән агачы яфраклары салып тозлаган гөмбәләр бер айдан соң гына өлгереп җитә. Көн саен, гөмбә тозланган эмаль савытның капкачын күтәреп карап, тизрәк тозлануын көтә идек. Гади, эчкерсез Геннадий абый безгә кунакка килгәннән соң, табын яныннан киткәч мең мәртәбә рәхмәт укый, матур теләкләр тели иде. Кызганыч, ул инде күптән вафат, бу язма сүзләре аңа дога булып барып ирешсен иде. Олы Әтнәнең мондый «алтын кеше»ләре бик күп, алар турында хатирәләр, истәлекләр үзе бер китап язарлык. Күбесе инде мәрхүм булса да, Әтнә тарихында аларның лаеклы урыннары бар, алар – халык күңелендә.
Туган як... Һәр авылның үзенә генә хас матур табигате, кабатланмас, үзенчәлекле кешеләре бар. Кайда гына булып, нинди генә гүзәл урыннарны күреп соклансак та, туган якның матурлыгын, ачык йөзле кешеләрен берни алыштыра алмый. Олы Әтнәнең һәр урамы, һәр сукмагы кадерле, күңелгә якын. Балачак хатирәләреннән башлап, бүгенге көнгә кадәр очраган кешеләр, үзләренең чиста күңеле, эчкерсезлеге, яхшы мөнәсәбәте белән күңелдә уелып истә калганнар.
Ирек Дәминов, Олы Әтнә урта мәктәбе укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев