Гаилә тарихын саклаган альбомнар
Гаилә ядкарьләре.
Очкычыбыз күккә күтәрелә. Бүген мине ерак булмаган, әмма кызыклы сәфәр – Мәскәү көтә. Тамырларымны барларга, ерак туганнарым турында күбрәк белергә, узган гасырның 90-нчы еллар башында ук төзелгән нәсел шәҗәрәбез белән танышырга әтиемнең туганнан туган сеңлесе янына барам мин.
Башкалада бик күп тапкырлар булсам да, бу юлы башка максат белән барганлыктанмы, дулкынлану кичерәм. Сәгать ярымлап очканнан соң, тагын бер сәгать такси белән барганнан соң, ниһаять, туганнарыма килеп җиттем. Инде төнге унике тулып китсә дә, Әминә апа мине әтнәләрчә шат йөз белән каршы ала. Сөйләшеп сүзләр бетмәгәнне аңлап, таң атып килгәндә йокларга ятабыз. Иртәгә тагы да күбрәк беләчәгемә шигем юк.
... бүген без гаилә альбомнарын карыйбыз. Һәр сүзеннән затлылык, горурлык, мәскәүлеләргә хас нәзакәтьлек бөркеп торган туганымның хәтеренә исем китә.
Сигезенче дистәне ваклап бетереп килгән Әминә апага сокланмый мөмкин түгел. (Әминә апаның әнисе Маһирә апа белән әбием Бибиһәдия – туганнар. Әтиләре – бер, әниләре башка аларның. Үз әнисе Нәгыймә үлгәндә 13-14 яшьлек кыз булып кала әбием. Маһирә апа Мөхәммәтшакирның икенче хатыны Фатыймадан туган олы кыз. Гомер буе туган булып, ярдәмләшеп яшәде алар. Әбием Бибиһәдия миңа 17 яшь вакытта 92 яшендә вафат булды. Эх, яшьлек белән күпме әйберләр сорашылмый калган!)
Альбомнан миңа таныш һәм таныш булмаган йөзләр карый. Аларның барысы турында Әминә апада истәлекләр саклана. Элеккеге вакытларда Мәскәүгә барган кеше еш кына туганында, күршесенең танышында, белгән кешесендә туктаган. Туганнарымда кемнәр генә булмаган икән бит! Фотоларда Казан, Әтнә, Мәңгәр, Бәрәскә, башка тирә-як авыл кешеләрен күреп гаҗәпләнәм. Никадәрле киң күңелле булырга, барысын җылы кабул итәргә кирәк!
“Тукта, иң мөһиме кала язган бит!” – дип, Әминә апа диваннан сикереп тора һәм шкаф киштәсеннән саклык белән алып миңа бер пластинка суза. Күземә ышанмый озак кына карап торам. Ә аннары без аны радиоалгычка куеп тыңлыйбыз:
Эх, дускаем, буең зифа
Тал кебек бөгеләсең;
Таллар кебек бөгеләсең,
Кем өчен өзеләсең?
Ай йолдызым, йолдызым,
Йолдызым, Рушаным;
Син йөргән гөл бакчасына
Керергә тырышамын...
“Йолдызым” татар халык җыры Әтнә районы колхоз яшьләре хоры башкаруында яңгырый. Баянда – Мөхтәр Әхмәдиев. Татар сәнгате корифейлары Зифа Басыйрова, Усман Әлмиев, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимкуловларга аккомпаниатор-концертмейстер булган Мөхтәр Әхмәдиев җырлаткан бит Әтнә кызларын. “Апрелевский завод грампластинок. ГОСТ 5289-50” язуларын дикъкать белән карыйм. Мондый маркировканы пластинкаларда 1951 елның гыйнварыннан алып 1956 елның гыйнварына кадәр кулланганнар. Димәк, туганнарымда яткан, алай гына да түгел, һаман да уйный торган пластинкага 70 елдан артык!
Тагын бер гаҗәпләнүем – шул җырны җырлаучы кызларның фотоларын күрү. Әлбәттә, Әминә апа андагы кызларның барысын да белми. Мин инде Әтнәгә кайтып, сораштыра башлагач, берничәсенең кем икәннәрен белдем. (Бәлки, мәкалә басылгач, газета укучылар да ярдәмгә килер).
Кулыма телефонымны алам да, альбомдагы фотоларны истәлеккә дип төшерергә тотынам. Миңа ерактан туганнарым дәшә, элекке Әтнә урамнарыннан узган күк булам. Хәзерге “Пятерочка” урынында басып торган ике катлы “Чаткы” бинасы, 1950 еллар урталарында Әтнә балалар бакчасына йөргән балалар шунда эшләүче апалар белән... Бу фотоларның барысын да Мәскәүдә күрермен дип уйламаган идем.
Әминә апа альбомнарны саклык белән алып, шкаф киштәсенә куя. Без янәдән туганнарыбыз, Әтнә кешеләре турында сөйләшәбез, вакыйгаларны барлыйбыз. Балачактан хәзергәчә Әтнәне үз иткән, анда кайтырга яраткан, авыл кешеләренә аерым бер хөрмәт белән караучы Әминә апага сокланып утырам.
Гаилә альбомнары... Бүген мин аларның гаилә тарихының уникаль саклагычы булуына, шатлык, кайгы, уңышлар һәм кыен мизгелләрен чагылдыра алуына, гаилә тарихын сакларга булышуына, туганнар арасындагы бәйләнешне ныгыта алуына инандым. Бик күбебездә булган шундый альбомнарны истәлекләр чыганагы гына итеп түгел, ә рухи кыйммәтләр итеп киләсе буыннарга тапшыра алсак иде.
Галия Минһаҗева, Олы Әтнә авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев