Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

01 кисәтә

Янгын чыгу һәм кешеләр һәлак булуның сәбәбе – эчкечелек һәм тәмәке тарту.

Ел саен меңләгән кеше гомерен өзүче янгыннар булып тора. Янгын статистикасы күрсәткәнчә, янгынның төп сәбәбе – кеше факторы.

Тәмәке тарту Россиядә булган янгыннарның 10% ына сәбәп булып тора. Еш кына кешеләр исерек килеш йоклаган вакытта, сүндерелмәгән тәмәкедән үлә. Тәмәке көйрәү ялкын тәэсиреннән генә түгел, ә яну продуктлары белән агуланудан да үлемгә китерә. Янгын үзе сизелерлек булмаска да мөмкин, әмма яну материалларыннан бүленеп чыга торган продуктлар бик агулы була, нәтиҗәдә, кеше агулана һәм үлә. Алкоголь кеше баш мие эшчәнлегенә начар тәэсир итә, кеше уяулыгын югалта һәм саксызга әверелә. Тәмәке төпчекләрен балконнан ташларга ярамый, алар күрше балконга эләгергә мөмкин, шуның аркасында янгын чыга. Хәмер кулланганнан соң, еш кына кешеләр азыкны плитәдә калдыралар, анны сүндерергә оныталар, нәтиҗәдә, янгын чыга. Исерек хәлдә булганда кешеләр мич ягулары, төрле көнкүреш приборлары эшләп торуы турында оныталар. Кеше ваемсызлыгы һәм саксызлыгы янгыннарның гына төп сәбәбе түгел, ә олылар һәм балалар үлеменә китергән башка бәла-казаларның да сәбәбе булып тора Сезгә үз йортларыгызда чамадан тыш алкоголь кулланудан һәм тәмәке тартудан тыелырга киңәш итәбез. Үз йортларыгызда янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, алар сезне кисәтәчәк һәм янгын чыккан очракта уятачак. Шулай ук өйдә ут сүндергеч тә булырга тиеш.

Исегездә тотыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре кан белән язылган. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Янгында шалтырату өчен телефон номерлары «01», «101» «112»

Илгизәр Исмәгыйлев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев