Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 декабрьдән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар арта

1 декабрьдән Россиядә 2022 елда икенче тапкыр һәм планлаштырылган сроктан җиде ай алданрак торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар арта.

Киләсе индексация 2024 елның июлендә үткәреләчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Икътисади үсеш министрлыгы Россия Хөкүмәтенең газ, электр энергиясе, су һәм җылылык белән тәэмин итү тарифларына 2023 елның 1 июле урынына быелның 1 декабрендә индексация үткәрәчәге хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Шуның хисабына 2024 елның июленә кадәр индексация уздырылмаячак. 1 декабрьдән индексациянең чик күләме 9 проценттан артмас дип көтелә. Икенче төрле әйткәндә, уртача айлык түләү өч кешедән торган гаиләгә аена 324 сумга арта. Шул ук вакытта, ведомство фаразлавынча, алга таба коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр акрын темплар белән үсәчәк. 2024 елның 1 июленнән ул уртача – 6,3, ә 2025 елның 1 июленнән 5,3 процентка артыр дип көтелә.

Үз чиратында, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында билгеләп үтүләренчә, тарифларны индексацияләү коммуналь челтәрләрне һәм башка инфраструктура объектларын ремонтлау өчен кирәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/1-dekabrdan-rossiyada-torak-kommunal-xualyk-xezmatlarena-tariflar-arta-5863671

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев