Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 июльдән ашлыкның һәм ашлык эшкәртү продуктларының йөрешен күзәтеп тору буенча “Ашлык” федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ФГИС) эшли башлый

1 июльдән “Ашлык” федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ФГИС) ашлыкны һәм ашлык эшкәртү продуктларының йөрешен теркәү башлана.

Шул вакыттан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, ашлыкны саклап  тотучылар, сатып алучылар һәм башка катнашучылар ашлыкны сатканда, сатып алганда һәм башка урынга җибәргәндә дәүләт мониторингын гамәлгә ашыру һәм йөртү документларын рәсмиләштерү өчен ашлык партияләре турында «Ашлык» федераль дәүләт мәгълүмат системасына ирекле рәвештә мәгълүмат бирә алачаклар. 1 сентябрьдән әлеге мәгълүматны системага кертү мәҗбүри булачак.

Теркәлүгә гариза, шулай ук башка кирәкле мәгълүмат «Агроаналитика үзәге» ФДБУнең «Ашлык» ФДМС операторының рәсми сайтында https://specagro.ru/fgis  урнаштырылган,  тел.: 8(800)250-85-64.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ашлыкка дәүләт мониторингы уздыру мәсьәләләре буенча «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына 8(916)083-40-81   телефоны  аша  мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев