10 ноябрь көнне полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Бәйрәм уңаеннан аларны котлыйбыз!
Бәйрәмнең тарихын 1962 елдан, СССРда Совет милициясе көне барлыкка килгәннән санарга мөмкин. Әлеге датаны болай гына билгеләмәгәннәр – нәкъ менә 10 ноябрьдә, Социалистик революциядән соң өч көн узгач, 1917 елда эшче милициясе булдыру турындагы карар имзаланган. Башта аның хезмәткәрләре җирле советларга буйсынган, аннары милиция НКВД структурасына күчкән, ә сугыштан соң Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәсенә әверелгән.
Бәйрәм уңаеннан аларны котлыйбыз! Зур перспективалар, карьераның алга барышын, үсеш алу мөмкинлекләренең күбрәк булуын телибез. Эш көннәрегез куркынычсыз, янәшәдәге хезмәттәшләрегез ышанычлы, ихтыярыгыз көчле, фикерләрегез төпле булсын. Барыгызга нык сәламәтлек һәм иминлек теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев