Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

10 ноябрь – Россия Федерациясенең Эчке эшләр хезмәткәрләре көне

“Эштән сөенеп чыгып китегез, өегезгә елмаеп кайтып керегез”, – ди Дамир Гарипов

– Бәйрәмегез белән котлыйм. Башта ачыклап узыйк инде: 10 ноябрь Эчке эшләр системасында эшләүчеләрнең барысы өчен дә уртак бәйрәмме?

– Төрле берәмлекләрнең аерым, үз бәйрәм көннәре дә бар, әлбәттә. Әмма барысын берләштерә торган бәйрәм уртак – ул Эчке эшләр хезмәткәрләре көне.

– Сез агымдагы елның февраль аеннан Әтнә Эчке эшләр бүлеген җитәклисез. Район турында ни әйтерсез, фикерегез нинди?

– Эш буенча бирегә берничә тапкыр килгәнем һәм мондагы хезмәткәрләрнең кайберсе белән аралашканым булса да, Әтнә районын якыннан белми идем. Бирегә килгәч беренче танышкан кешем – район башлыгы Габделәхәт Хәкимов булды. “Теләсә-нинди соравыгыз булса да керегез, ярдәм итәрмен”, диде. Мин аңа зур рәхмәтле.

– Ә яңа эш урыныгыз – Әтнә Эчке эшләр бүлеге турында ни диярсез?

– Безнең коллектив зур түгел – нибары 35 кеше. Тик онытмыйк, һәр бүлекнең үзенчәлеге бар. Әйтик, кечкенә коллективта кадрлар составы буенча хәл итәсе мәсьәләләр булырга, яисә, өстәмә вазифалар үтәргә кирәк булуы бар...

Әңгәмәне тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев