Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

12 медицина хезмәткәре коронавирустан вафат булган

Үлүчеләр арасыннан биш медицина хезмәткәре вирусны эш урынында йоктырган.

Татарстанда 12 медицина хезмәткәре яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«17 ноябрьгә без, кызганычка каршы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына караган оешмаларның медицина хезмәткәрләренең үлеменең 12 очрагын теркибез», — дип билгеләде спикер.

Биш хезмәткәр эшендә зарарланган. Тагын биш очракта һөнәри эшчәнлек белән элемтә юк. «Ике очрак буенча тикшерү дәвам итә», — дип өстәде Жаворонков. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/18-11-2020/tatarstanda-12-meditsina-hezm-tk-re-koronavirustan-vafat-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев