Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2023 елда Татарстан паркларын төзекләндерү өчен 120 меңгә якын кеше тавыш биргән

2023 елда төзекләндереләчәк Татарстандагы иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү дәвам итә. Анда инде республиканың 120 меңгә якын кешесе катнашкан.

Объектларны сайлап алуда Казанда 20 меңнән артык, Чаллыда 15 меңгә якын, Әлмәттә 8 мең һәм Түбән Кама районында яшәүче 7 мең кеше катнашкан. Моннан тыш, Татарстан Республикасының Ютазы, Тәтеш һәм Теләче районнарында да актив тавыш бирәләр.

Парклар, скверлар һәм ишегаллары өчен тавыш бирү 15 апрельдән 30 майга кадәр дәвам итә. Быел 14 яшьтән тавыш бирергә мөмкин. Сораштыруны сылтама аша узарга мөмкин.

Сораштыруга республиканың барлык районнарындагы объектлар кертелгән. Барлыгы 204 объект - парклар, яр буйлары, бульварлар, урамнар, скверлар бар. Шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы белән яңартылырга тиешле ишегаллары өчен дә тавыш бирергә мөмкин.

Бөтенроссия күләмендә үтә торган тавыш бирү 15 апрельдән 30 майга кадәр «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проекты кысаларында уза.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2023-elda-tatarstan-parklaryn-tozeklanderu-ocen-120-menga-yakyn-kese-tavys-birgan-5853879

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев