Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

7 айда - 341 арест

Россия административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 маддәсе, I өлеше нигезендә, административ законда каралганча административ штрафны тиешле срогында түләмәү, аны икеләтә күләмдә түләүгә яки 15 тәүлеккә кадәр административ арестка. яисә, 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләр башкаруга китерә.

Агымдагы елда шушы маддә буенча республикада 16368 материал каралган. Нәтиҗәдә 834 хокук бозучыга административ арест салынган, 9774 кешегә түләмәгән административ штрафларын икеләтә күләмдә түләргә дип карар чыккан, 247 кеше мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән.

Федераль Закон нигезендә, әгәр дә бурычларының суммасы 10000 сумнан артса, әҗәтленең транспорт чыганагы белән идарә итү хокукы чикләнә. ЮХИДИ хезмәткәре Федераль суд приставлары хезмәткәрләре белән берлектә ТРда 7 айда 341 транспорт чыганагына арест салынды. Ә инде транспорт чыганагы белән идарә итүгә бирелгән хокукны вакытлыча чикләүнең срогын бозган өчен РФ КоАПның 17.17 маддәсе буенча 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яки бер елгача махсус хокук бирүдән мәхрүм итү каралган.

Татарстанда 170 административ эш кузгатылып, 236е буенча махсус хокуктан мәхрүм итү карары кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев