Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

74 яшендә дә балаларга белем бирә

Сабирова Сәймә Әхәт кызы — Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Кулле Киме урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, «ТРның атказанган укытучысы».

Гомуми эш стажы — 49 ел; 2005 елдан рус теленнән БДИ тикшерү буенча республика эксперты (С варианты); тьютор; район аттестация комиссиясе каршындагы эксперт; Татарстан хатын-кызларының Беренче съезды делегаты. Аның бөтен хезмәт биографиясе Кулле Киме урта мәктәбе белән бәйле. Аның укучылары — төрле муниципаль һәм республика олимпиадалары призерлары. Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте өчен төрле бүләкләр ала. Олы яшьтә булуына карамастан, ул әле дә мәктәптә укытучылык эшен дәвам итә. Моннан тыш, районның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Кулле Киме авыл җирлеге ветераннар Советын җитәкли. Төрле мәдәни-массакүләм, спорт чараларында катнашырга ярата. Авыл мәдәният йортында бер генә концерт та ул катнашмыйча узмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    это моя учительница по русскому ^^