Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

76 яшьлек Фидан Гафаров 15 яшьлек кызын күрсәтте

Россиянең, Татарстанның, Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров гаиләсеннән читтә туган кызын туган көне беләп котлап, социаль челтәрдә матур теләкләрен язып калдырган. 76 яшьтәге җырчының кызына 15 яшь тулган. Фидан абый кызының фотосын да күрсәтте, дип яза «Интертат».

«Самира Фидан кызы Гафарова 2009 елның 8 маенда дөньяга килде. Бүген минем бердәнбер яраткан кызымның юбилее – 15 яшь. Туган көнең белән, балам! Сиңа тазалык телим, мәктәптә – уңышлар. Матур һәм горурланырлык бала булып үс. Мин горурмын синең әтиең булуыма! Без сине яратабыз, кызым!» – дип котлаган җырчы кызын.
«Минутлы яисә сәгатьле теләктән дә бала туарга мөмкин. Кеше үзен контрольдә тота алмый. Эш җенестә дә түгел. Контроль югала, әмма нәтиҗәдә бала туа. Безнең ялгышуыбызга бала гаеплеме? Гаепле түгел», – дип сөйләгән иде ул «Интертат»ка биргән интервьюсында.

Ватаным Татарстан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев