9 сентябрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында ат-спорт бәйрәме – “Ат көне” узачак
Арча муниципаль районында 9 сентябрьдә традицион ат-спорт бәйрәме - «Ат көне» узачак.
Чара 2015 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, "Татмелиорация" траст компаниясе" ААҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә үткәрелә.
Ат-спорт фестивале кысаларында татар атларында, чиста канлы һәм ярымкатнаш канлы атларда һәм җирле токым атларында 40, 80, 100, 120 һәм 160 км дистанцияләрдә ат чабышлары, конкурслар, күргәзмәләр, кинологларның күрсәтмә чыгышлары, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Мондый фестивальне үткәрү Татарстан Республикасы өчен мөһим чараларның берсенә әверелде һәм ул бөтен ат индустриясенә ярдәм итүгә, аны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларның аерылгысыз өлеше булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев