Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Абыем белән горурланам

Нинди кеше батыр була, дип сорасалар, һичшиксез, минем абыем, дияр идем.

Туганнан-туган абыем  Ильяс - минем иң якын кешем. Ул бик батыр йөрәкле, кешелекле.Абыем, Вахитов Ильяс Мәхмүт улы, 1980 елның 24  нче августында Әтнә районы Әйшияз авылында дөньяга килә һәм хәзер дә шунда яши.1987 нче елда Әйшияз башлангыч мәктәбенә укырга керә. Анда өченче классны тәмамлап, 1991 нче елда Күәм урта мәктәбендә укый. Тугызынчы сыйныфны тәмамланач,  Әтнәдә укуын дәвам итеп, тракторист-машинист һөнәрен үзләштерә. 1999 нчы елның нояберендә армия сафларына алына.  6 ай Североморскийда укуда була. Анда янгын сүндерү һөнәре  буенча белем ала. Аннан соң Авианесущий крейсер “Адмирал Флота Советского Союза Кузнецов”ка кучерелә. Ул  корабельдә ике ел буе диңгезче  булып хезмәт итә. Анда төрле куркынычсызлыклар булмасын өчен зур тырышлык куя. 2001нче елда туган ягына әйләнеп кайта. Кайткач,  бераз колхозда эшләп ала. 2013 нче елда  Әтнә районының янгын сүндерү бүлегендә эшли башлый. Армиядә алган белемнәре бу һөнәрне башкарырга ярдәм итә. Бу бик җаваплы, авыр, игелекле һөнәр. Төрле  авыр ситуацияләр белән очрашырга туры килә, ди абыем. Бу эштә бик җитез, зирәк, кыю булырга кирәк. Кечкенә генә төгәлсезлек тә зур фаҗига тудырырга мөмкин. Ильяс абый уз эшен  бик яратып башкара. Мин абыем белән горурланам. Хәвеф-хәтәрләр булмасын, исән-сау эшләсеннәр дигән теләктә калам!

Шакирова Айзилә, Күәм урта гомуми белем мәктәбе,

9 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев