Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Африка чумасы Татарстанга да килеп җитте

Соңгы вакытта чучкалар арасында Африка чумасы киң таралды. Ул үтә йогышлы вируслы авыру. Россиядә беренче тапкыр әлеге чир 2008 елда теркәлде.

Африка чумасы кыргый чучкаларда да була. Чир бик тиз тарала һәм авыл хуҗалыгына зур зыян сала. Авыру 100% үлем белән тәмамлана.

Африка чумасы йокмасын өчен чучкаларны ябык торак­ларда асрарга, урамда йөртмәскә кирәк. Торакта дезинфекция үткәрергә, пешермичә азык калдыкларын бирмәскә, ветеринар белешмәсе булмаса аларны сатып алмаска киңәш ителә.

Бүгенге көндә Африка чумасы чире Татарстанга да килеп җитте. Безнең республикада 2022 елда 5 районда бу чир теркәлде (3 очракта - кабаннар, 6 – йорт чучкаларында) 6000 меңгә якыны бу районнарда юк ителде.

Соңгы тикшерү барышында да Әтнә районының Бактачы авылында 1 хужалыкта 4 чучка асраулары ачыкланды. Алар белән Россельхознадзор инспекторы hәм ветеринария белгечләре тарафыннан аңлату эше үткәрелде, белешмәләр бирелде, ел дәверендә бу чучкалар юк ителде. Аларның да безнең районга да чир алып кайтмауларына ышаныч белдереп булмый.

Чучканы асраган хуҗалыклар хәзерге хәлне дөрес аңлап, үзләре аларны бетерсәләр яхшы булыр иде.

Ни генә дисәк тә, үтә йогышлы чирләрдән сакланыйк. Безнең Әтнә районында терлекләр күп һәм аның эпизоотик яктан имин булуы бик мөһим.

Ленар Сабиров, Россельхознадзор инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев