Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ПАО “АК БАРС” БАНК ярдәме белән Әтнә укытучылары ноутбуклы булды

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт драма театрының кече залында укытучыларга ноутбуклар тапшыру тантанасы узды. Ул “Рәхмәт әйтергә тап вакыт, яхшылык кылырга тап сәбәп” исемле махсус чара кысаларында узды.

Тирә-ягыбыздагы үзгәрешләргә игътибар иткәнегез бармы икән? Әле кайчан гына тормышыбызга спутник антенналар килеп керде, телевидениедә йөзләрчә яңа канал барлыкка килде. Ә бүгенге көндә масштаблы цифрлы трансформация икътисадта һәм социаль тормышыбызда үз урынын алды. Ул гына түгел, яшәешебезнең барлык тармагына, һәр гаиләгә, һәр кеше тормышына кагылды. Шуңа да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елны республикабызда цифрлаштыру елы дип игълан итте. Ул үз чыгышында: “Цифрлаштыру, беренче чиратта, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, тормыш-көнкүрешен тиешенчә тәэмин итү, шулай ук икътисадның төрле тармакларына заманча технологияләрне кертү, эшмәкәрлекнең көндәшлеккә сәләтен арттыру мөмкинлеге бирә торган корал ул”, – дип билгеләде. Кыскасы, тормышыбыз цифрлашты хәзер.

Бу очракта IT-технологияләр куллануны өлге итеп алган педагогларны телгә алу урынлы булыр. Алар элеккечә эшләү ысулларыннан баш тартып, яңача алымнарны үзләштерүгә алындылар. Тагын бер хакыйкатьне читтә калдырып булмый: замана баласы да мәгълүмати технологияләр диңгезендә элгәре буынга караганда күпкә яхшырак йөзә. Галимнәр фикеренчә дә, цифрлаштыру технологияләрен балалар җиңелрәк үзләштерә һәм аларга шушы өлкәдә күбрәк гыйлем бирү алшарт. Бу, әлбәттә, белем бирүнең сыйфатын да арттыра.  Димәк, үзеннән-үзе укытучыга тиешле эш шартлары һәм мөмкинлек тудыру кирәк. Бүгенге чара да укытучының мәнфәгатен кайгырту йөзеннән үткәрелде.

Биредә мәктәп директорлары һәм ноутбуклар тапшырылырга тиешле укытучыларның бер өлеше килгән иде. 2022 ел башыннан Татарстанда педагогларга тапшырылган ноутбукларны масштаблы төстә яңарту Программасы гамәлгә керде. Ул республикабыз Президенты инициативасы белән ПАО “АК БАРС” БАНК тарафыннан тормышка ашырыла. Бу Программа турында киңрәк итеп ПАО “АК БАРС” БАНКның ДО «Атнинский номер1» сатулар офисы җитәкчесе Миләүшә Каюмова сөйләде:

  • Татарстанда цифрлаштыру елы кысаларында ПАО “АК БАРС” БАНК тарафыннан мәгариф һәм фән, цифрлаштыру министрлыклары ярдәмендә, шулай ук партнерыбыз ICL компаниясе булышлыгында республика мәктәпләренә элекке искеләрен алыштыру йөзеннән 12 мең ноутбук бирелде.  Бу проект Татарстан Президенты инициативасы белән башкарылды һәм мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлтелде, диде.

Әйтергә кирәк, ПАО “АК БАРС” БАНК мәгариф өлкәсен аерым игътибар үзәгендә тота.

Районның башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фәнис Галиуллин исә үз чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады:

  • Укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итүгә ПАО “АК БАРС” БАНК нык тырыша, дип ассызыклады.

Шул ук вакытта республикада цифрлаштыруның зур масштаблы булуын да билгеләде. Бу уңайдан Татарстанда 1,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Ә цифрлаштыру, Президентыбыз сүзләре белән әйтсәк, үзмаксат кына түгел, ул тормышыбызның һәр өлкәсенә кагыла.

  • Бу уңайдан алда зур максатлар тора. Ә аларның мәгариф өлкәсендәгесен, шулай ук киләчәктә махсус әзерлекле белгечләр әзерләү өлкәсен укытучылар алып бара. Әлеге ноутбукларны да җаваплы хезмәтегезне җиңеләйтү буларак кабул итегез, диде ул.

Замана һаман үзгәрә... Бу очракта укытучыларга инде берничә ел элек үк ноутбуклар өләшенүне күз алдында тотабыз. Бу хакта районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Алинә Мөгәмәтгалиева сөйләде.

  • Тарихка күз салсак, 2010, 2011 елларда педагогларга электрон белем бирү системасында эшләү өчен яңа ноутбуклар бирелгән иде. Әйтик, 2011 елда районда 275 укытучыга ноутбук бирелгән. 2017 елда бу сан 63не тәшкил иткән, 2019 елда 129 укытучы ноутбуклы булган. Еллар узган саен техника искерә, яңаны таләп итә. Быел, 2022 елны районда 105 ноутбук кайтартылды. Бу хөкүмәтебезнең, ПАО “АК БАРС” БАНК, ICL компаниясенең уртак тырышлык җимеше, укытучы хезмәтен югары бәяләүләре күрсәткече. Алдагы дүшәмбедән башлап һәр мәктәпкә дә тиешле ноутбуклар тапшырылыр дип өметләнәбез. Мәгариф өлкәсе гел үзгәрештә, элек үз эченә укыту процессын гына алса, хәзер күпкә киңрәк. Ә бу безнең өчен зур бәйрәм. Бәйрәм белән Сезне, коллегалар! дип билгеләде ул.

Чараның тантаналы өлешендә Миләүшә Каюмова “Ел укытучысы” бәйгесендә зона этабында уңышлы чыгыш ясаган, информатика, математика буенча белем бирүче кайбер укытучыларга ноутбуклар тапшырып узды.

Кыскасы, Татарстан Президенты сүзләре белән әйтсәк, 12 мең ноутбук – мәгариф өлкәсенә җитди ярдәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев