"Ак калфак"лар милли йолаларны барлый
Әтнә үзәк китапханәсендә "Ак калфак"лылар язучы, шагыйрә, драматург Гөлүсә Батталова белән очрашты.
Күптән түгел генә "Ватаным Татарстан" газетасы үткәргән"Бу - минем туган авылым" бәйгесенең "Авыл рухы" номинациясендә якташыбыз беренче урынга лаек булды. Авторның "Байлар өйдәме?" мәкаләсе Гөлүсәнең туган авлында балаларның сабантуйга бүләк җыю күренешен яктырта. Милли йолаларыбызны югалтмау, аларны тагын да баетып, киләчәк буынга тапшыру - автор язмасында әнә шуңа аерым игътибар бирә. Район "Ак калфак"лылары белән очрашу барышында да шул проблемалар күтәрелде. Бу турыда тулырак газетабызның киләсе санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев