Әтнә таңы

Акча арту – шатлыкмы?

Саимә Сабирова, Күлле Киме авылы

Реклама

Беренче сентябрьдән класс җитәкчеләренең матди хәле яхшырды.
Моңа сәбәпче  Федераль Җыенга Президент юлламасы:  ”Укучыларга иң якыны-аларның сыйныф җитәкчеләре. Балаларны укыту һәм тәрбияләү белән бәйле мондый даими эш – ул бик зур җаваплылык, һәм ул, әлбәттә, остазларны аерым әзерләүне һәм аларга аерым ярдәм күрсәтүне таләп итә. Шуңа бәйле рәвештә, 1 сентябрьдән ук сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләү кертү зарур дип саныйм”. Шулай итеп тәрбия өлкәсендә боз кузгалды. Сыйныф җитәкчесе дәүләт тарафыннан таяныч тапты. Ләкин шатлык озакка бармады, чөнки шул ярдәмгә вазифалар өстәлде. Хәлбуки юлламада өстәмә эш өчен дип язылмаса да.  
«Сыйныф җитәкчесе булам», дигән укытучы бик си­рәк ул. Ни өчен дигәндә – җаваплылык бик зур, вазыйфалар турында әйтәсе дә юк. Әйдәгез әле бергәләп сыйныф җитәкчесенең вазыйфаларын күзәтеп алыйк,   вазыйфалар   буенча квалификацион характеристика  булмаса да.  
Укучыларның йөрешенә көндәлек контроль. Беренче дәрес башланып 10 минут үткәч сыйныф җитәкчесе теге яки бу баланың ни өчен дәрестә булмавын белергә тиеш. Ул бер үк вакытта моны ачыклауны  һәм үз дәресен алып баруны ничек башкарырга тиеш – аңлашылмый. Балаларны тук­лану исемлегенә кертү, тук­лану буенча айлык хисапны тутыру, туклану өчен түләүне контрольдә тоту. «Минем баланы туклануга куегыз әле, ә мин иртәгә бурычны түләрмен, белешмә алып килермен, сезгә   кыен түгел бит». Юк, әлбәттә, кыен түгел. Отчет тапшырганда гына укытучы үзе турында бик күп “яхшы” сүзләр ишетәчәк, чөнки сыйныфында бурычлылар бар, ә ул ата-аналардан бурычларын түләтә алмаган.
Укучыларның үз-үзен тотышы нормаларын үтәүне контрольдә тоту – монда укучыларның бер-берсе, башка сыйныф укучылары, фән укытучылары белән булган барлык конфликтлары да керә. Балалар тәнәфестә сугышканнар – сыйныф җитәкчесе карап бетермәгән; балалар укытучысына ямьсез дәшкәннәр – сыйныф җитәкчесе сөйләм культурасы буенча әңгәмә үткәрмәгән, балалар мәктәп милкен ватканнар, бозганнар – монда да кем гаепле каласын аңлыйсыздыр, дип уйлыйм.
Өлгерешне контрольдә тоту. Шунысын да аңларга кирәк, чирек  өчен сыйныф җитәкчесенә таләпләр шул дәрәҗәдә югары, әйтерсең, бу аның үз баласы. Әйе, сүз дә юк, барлык сыйныф җитәкчеләре дә диярлек үз укучыларын үз балалары кебек яраталар, әмма сыйныфта  бер генә бала булмавын онытмаска кирәк. Һәр укучының үз ата-аналары бар, алар баланың өлгерешен  укытучыдан да ким белмәскә тиеш. Ә еш кына, кызганычка каршы, ата-аналар үз вазыйфаларын сыйныф җитәкчеләре җилкәсенә салырга тырыша.
Элек атналык сыйныф сәгате бар  иде. Һәр мәктәптә сыйныф сәгатен үткәрүнең үз вакыты бар, ә сыйныф җитәкчесе, һичшиксез, класс сәгатьләренең план-сеткасын бер елга тапшыра. Заманча сыйныф сәгатен әзерләүгә күпме вакыт һәм көч сарыф ителүен уйлагыз. Шәхсән минем моңа, ким дигәндә, 1,5-2 сәгать китә иде.  Ә хәзер алай түгел, акчасын алдыңмы, “вперёд на мины”. Көн саен тәрбия сәгате. Әле бер көнне атналык нәтиҗәгә линейка да бар (пандемия чорында кичегелеп тора). Болар барысы, минемчә, баланы тәрбиялерәк итми, ә менә сәламәтлегенә зыян сала. Тәрбия эше аерым сәгать билгеләнмәсә дә алып барыла классларда. Анда минут саен вакыйгалар үзгәреп тора, һәм класс җитәкчесе тарафыннан бәяне, тәрбияне  сорый.  Махсус оештырылган сыйныф сәгатьләре саллы әзерлекне  таләп итә, аны үлчәүгә салсак, фәнне укытуга да аяк чала  бу адым. Кайтып дәрес карау хәсрәте  калмый  укучыда да. Ул аны физик яктан да булдыра алмый. Акча түләү – әйбәт ният, ләкин “хотелось, как лучше, а получилось как всегда”. Тәрбия сәгатьләренең санын түгел, сыйфатын яхшыртырга кирәк. Үтемле булсын алар, чыш-пыш – белен пеш түгел.
Дәвам итәм. Ата-аналар җыелышы. Әмма укытучылар да, ата-аналар да аңлый, бу җыелыш барыбыз өчен дә авыр чара. Әти-әниләрнең соңга калуы, гомуми мәсьәләләрне яктырткан  вакытта нәкъ менә үз баласы турында гына укытучының теңкәсенә тиюе, гомумән, мәктәп белән бәйле булмаган сораулар: «Ә менә минем Саниям...». Еш кына ата-аналар җыелышы озакка сузыла. 7.30 сәгатьтә мәктәпкә килгән класс җитәкчесе ялсыз эшләвен беркем дә исәпкә алмый.   Укытучыларның эш көне кыска, гомумән, дәресләрне, җыелышларны  үткәрүдә бернинди дә катлаулы әйбер юк дип саныйлар. РФ Хөкүмәтенең 8.08.2013 ел, № 678 карары белән расланган вазыйфалар номенклатурасында «сыйныф җитәкчесе» вазыйфасы юк, ә сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2010 елның 26 августындагы 761н номерлы боерыгында бу вазифа буенча квалификация характеристикасы юк, һәм педагогик хезмәткәрләрнең, укытучыларны да кертеп, вазыйфаи эшчәнлегенә сыйныф җитәкчелеге керми. Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 елның 11 маендагы 536 номерлы боерыгы нигезендә сыйныф җитәкчелеге өстәмә эш төрләренә кертелгән һәм педагогик хезмәткәргә аның язма ризалыгы белән йөкләнә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, эш вакытының артуы эшләгән вакыт өчен түләүнең артуы белән бәйле. Әлеге парадигма бозылганда прокуратурага һәм Хезмәт инспекциясенә шикаять языла ала.  Сыйныф җитәкчеләренең вазыйфаи инструкцияләренең төгәллеге юк. Документлар һәм отчётлар   күләме бик зур. Төрле чараларга, экскурсияләргә, музейларга йөрүгә әзерлек күп вакыт һәм көч таләп итә. «Чара» сүзе астында теләсә-нәрсә яшеренергә мөмкин. Моннан тыш, сыйныф җитәкчесе роле  йөкләнгән укытучы бу чараны уйлап таба, эшли, оештыра, фотога төшерә һәм нәтиҗә буенча презентацияләр, исемлекләр эшли.   Мәктәп белем бирә, мәктәп бала алдында дөньяны төрле яктан танып белү мөмкинлеген ача. Ләкин  моны мәктәп  ата-ана тәрбиясен алыштырырга тиеш дип аңларга ярамый.   Гаиләдә балалар әдәпле, пөхтә, игътибарлы, кайгыртучан, җаваплы булырга өйрәнәләр. Мәктәптә дәресләрдә һәм тәнәфесләрдә педагоглар да тәрбия  белән мәшгуль. Тик ата-аналар балалар белән шөгыльләнергә те­ләмәүләрен укытучылар җил­кәсенә салырга тиеш түгел. Пе­дагоглар дәресләрдә күп эш­лиләр (мин намус белән эшләүчеләрне, икмәкне авыр хезмәт белән табучыларны күз алдында тотам), тик тәрбиядән гаиләне һич тә төшереп калдырырга ярамый. Акча бирделәр дип, ниндидер өстәмә вазыйфалар өстәү кирәкми сыйныф җитәкчесенә, тыныч кына үзләре яратып сайлаган эшләрен намус белән башкарсыннар алар. Күргәнегезчә, аның эшен санап та бетерерлек түгел.
Сыйныф җитәкчесе белән бәйле бер гыйбарә искә төште. Колхоз рәисе, хисапчы, партком секретаре колхозчыга  бер көнлек хезмәт хакын исәпләмәкче булганнар. Алай-болай артык түләнмиме? Чыгаралар игенчене басуга,  тагалар тегеңә сука, тарта бу, бик җиңел тарта, акча күбрәк түлибез бугай;  өстиләр тырма – бирешми;   чәчкечне дә онытмыйлар – өстери колхозчы... Сыйныф җитәкчесенең халәтенә ошаттым мин бу вакыйганы. Аңа  тагын вазыйфалар өстәп эшчәнлегенең сыйфатын яхшыртмыйбыз. Сигез хайван тотканчы симезне тот  дигән халык. Фикер алышыйк, бәлки башкача уйлаучылар да бардыр.
Редакциядән
Тәҗрибәле укытучының бу язмасы чыннан да, бик күп фикерләр тудырырга мөмкин. Өстәмә акча түләнә диеп, бөтен җаваплылыкны сыйныф җитәкчесе иңнәренә өю дөресме? Әти-әниләр ба­лаларының үз-үзен тотышына, мәктәп тормышына артык битараф калмыймы?Алар  сыйныф җитәкчесенә бала тәрбияләүдә терәк була аламы? Хөрмәтле укучыларыбыз, бу мәсьәләгә карата фи­кер­ләрегезне көтеп калабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: