Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе
Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.
Күпьеллык бай тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, гореф-гадәтләре, йолалары булган татар халкы да дөнья культурасын кабатланмас үрнәк аһәңнәр белән тулыландыра бара.
Чулпы, беләзек, калфак, читек, сөлгеләре белән элек-электән дан тоткан безнең халык. Әйткәнебезчә, аларны эшләү осталык һәм түземлелек таләп иткән.
Билгеле ки, һәр борынгы шәһәрнең үз туграсы, һәр дәүләтнең мәдхия-гимны була. Безнең татар хатын-кызларыбызның да үз мәдхия-гимны, үз сурәт-туграсы бар. Ул-сөлге! Сөлге – гүзәл затларыбызның символы, татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл.
Бизәкле сөлгеләр сугуны, мәсәлән, кыз балалар бик яшьли өйрәнгәннәр. Һәр өйдә диярлек бу һөнәрнең җайланма-корылмалары булган. Гадәттә, яшь кызлар үз гаиләләрендә әбисеннән, әнисеннән, җиңгәсеннән, өлкән апасыннан сабак алган. Әлбәттә, һәр авылда әлеге һөнәрнең бик талантлы осталары булган. Тырыш, булдыклы кыз балалар остазларыннан туку станогы һәм гаять катлаулы бизәк серләренә өйрәнгән. Алар ап-ак сөлгеләргә күңел бизәкләрен төшергән. Кагыйдә буларак, тастымал тукымалары җитеннән, киндердән, мамык җепләреннән тукылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев