Әтнә таңы

Аңлашылмый, аңламыйм

Әдһәм Гайнуллин, Бәрәскә авылы

Мәктәптә укып, белем эстәп йөргәндә укытучылар дәресне аңлатып бетергәч: «Балалар аңлашылдымы, кемдә нинди сораулар бар?» – дип мөрәҗәгать итәләр иде.
Менә хәзер короновирус­тан качып, олыгаеп барган мәлдә өйдә ятканда, башка, үзем генә җавабын таба алмас­тай сораулар килә. Йөзләрчә канал күрсәтә торган телевизордан бер үк хәлне йөз төрле итеп үзгәртеп күрсәтәләр. Хәер монысына исем китми, минем моңа җавабым бар. Шул мәктәптә укып йөргән чакларда ук: «Дөньяда бәхетле, шатлыклы илләр күп, тик безнең ил генә бер генә», – дип ашыйсы килеп, борынны бишмәт җиңенә сөртеп (чөнки өсне салып булмый, суык) төрлебез төрле тавыш белән аваз чыгара идек. Ул вакытта без бу сүзләргә ышана идек, бәлки шуның белән бәхетле дә тойганбыздыр үзебезне. Авыр сугыш арты еллары иде бу. Без моңа күнеккән идек. Барыбызда да бер теләк –  тамак туйганчы ашау, җылы кием (бу сүзләр бик күп нәрсәләрне эченә ала). Ул вакытта безнең уйларыбыз, хыялларыбыз саф, чиста иде, чөнки без – октябрят, комсомол, пионерлар. Безнең илгә, иптәшләребез алдында биргән вәгъдәбез бар. Без антыбызга тугры булырга тиешбез. Шушындый матур хыяллар белән яшәгән сабыйны нигә болардан аералар? Бу миңа аңлашылмый, аңламыйм.
Күңелләребездә курку, шикләнү тудырган короновирус дигән куркыныч авыру дөнья буйлап атлый, илебездә көн саен киңрәк тарала, чөнки моңа каршы бер төрле дә дәва юк икән. Без балачакта да бар иде ул андый йогышлы авырулар: тиф, чәчәк, трахома, үләт, корчаңгы. Илебезнең авырлыклар кичергән чоры иде бу – өйдә кибәк, бет, таракан кебек хәшәрәтләрнең котырган чоры. Шулай булса да мондый куркыныч авырулардан, кан эчкечләрдән котылу юлларын тапканнар. Хәзер безнең академик, профессор, кандидат-аспирантларның чуты юк!  Ә чиргә дәва таба алмыйлар. Бу миңа аңлашылмый, аңламыйм.
Колорадо дигән авыл халкын җәфалаган корткычка да бер нәрсә уйлап таба алмыйлар, агу сиптергәннән соң, тагын да көчәяләр. Елның-елында шул хәл. Ил тулы галим-голәмә югыйсә! Нәтиҗә: кирәк очрак­ларда файдалары юк кебек. Үзләренә бардыр, илгә, халыкка юк дип әйтәсем килә. Хәер, халык түзә инде, ул чыныккан. Төрле авыр хәлләргә, алдауларга ышанып, киләчәкнең тагын да әйбәтрәк булуын теләп яши. Нинди авыр Бөек Ватан сугышы елларында да безнең гаскәрләр фашист илбасарларын үз илләрендә, үз җирләрендә дөмбәсләп җиңү яулап алдылар, гәрчә өч-дүрт кешедә бер мылтык булса да. Шушы сугышка илебезнең хәзерлеге булмаган кебек, коронавирус шикелле куркыныч авыруларга да каршы торырдай дарулар булдыруны уйлап  таба алырлар әле белгеч-галимнәребез.
Сугыш чорында эшләгән тыл ветераннарына азрак игътибар булды, тик яшь аермалары берничә ай гына булган сугыш чоры балаларына шымытыр. Мин моны аңламыйм.
Шөкер, Бәрәскәбездә шу­шы, сугыш чоры балаларын (өлкәннәрне) җыйнап, һәрберсен тәбрикләп, Коръән укып аш мәҗлесе уздырдылар. Үзеңне олылыклап кешегә санауларын күргәч, бик күпләрнең куанып яшисе килеп киткәндер. Шушы матур чараны оештырырга аларны беркем дә мәҗбүр итмәгән, югарыдан күрсәтмә дә бирелмәгән. Ленин исемендәге күмәк хуҗалык рәисе Илгиз Хәйруллин, авыл җирлеге башлыгы Аидә Фатыйхова, ветераннар советы башлыгы Сөембикә Садриева бергә киңәшеп шушы матур фикергә килгәннәр. Бәрәзә, Өшкәтә, Бәрәскә авылы кешеләренең бер-берсе белән күрешеп, хәл-әхвәл белешүләре, үзләренең истәлекләре белән уртаклашулары онытылмас күңелле вакыйга булып истә калды.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: