Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алат авылында яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзи башладылар

Бүген иске бинада 43 бала укый, балалар бакчасына 8 бала йөри.

Алат авыл җирлегендә яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзи башладылар. Моңа кадәр агач мәктәп бинасын төзәткәләп, кимчелекле урыннарын буяп булса да балалар укытырга тырыштылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Мәктәп бинасы күз алдында җимерелеп бара. Тәрәзәләрне ачып булмый, ачсаң ябам дип уйлама да. Алар череп беткән», — ди Алат мәктәбе директоры Кадрия Хәбибуллина.

Коронавирус белән бәйле пандемия шартларында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт мәгариф учреждениеләре тәрәзәләрен һәр тәнәфестә ачып, уку классларын җилләтергә куша. Ә Алат мәктәбендә тәрәзә ачу турында хыялланырга гына кала. Аларга кагылуга, коелып җиргә төшәргә тора.

Һәр кабинетта элеккедән калган таш мичләр. Әмма алар хәзер җылыту функциясен түгел, ә каркаслы терәү функциясен үти. Әмма мәктәпне карап йөргәндә күп әйбергә таң каласың. Моннан 150 ел элек төзелгән бина барыбер ныклы булган. Бабайлар аны мәңгелеккә салган кебек. Ул вакытта авыл халкы өмәләп, үз куллары белән үзенә менә шундый һәйкәл салып калдырган.

Кадрия Хәбибуллина бу мәктәптә 26 ел директор булып эшли. Шул еллар эчендә бик күп ремонтлар ясаткан җитәкче. Моннан 42 ел элек ул башлангыч мәктәп укытучысы булып бирегә эшкә килгән.

«Мине бу мәктәпкә эшкә әтием алып килде."Бу сарайда мин 2-3 елдан артык эшләмәячәкмен дигән идем әтигә. Бүген ул миңа сарай кебек күренми. Бик ямьле, җылы, якты, чиста, иң мөһиме — анда балаларның шат авазы өзелеп тормый», — ди Кадрия Хәбибуллина.

Әмма бөтенләй җимерелеп беткәнче файдалана торган заманнар артта калды. Бүген биредә 43 бала укый, балалар бакчасына 8 бала йөри. Авыл халкы күптән инде яңа мәктәп һәм балалар бакчасы турында хыяллана. Бүгенге көндә яңа мәктәпкә нигез салу эшләре бара. Балалар бакчасы белән мәктәп бер түбә астында төзеләчәк. Иске мәктәпне сүтәчәкләр. Яңа мәктәп проекты — 80 укучыга, ә балалар бакчасы 20 балага исәпләнгән.

«Алат авыл җирлегендә бүгенге көндә утыздан артык мәктәпкәчә яшьтәге бала исәпләнә. Әмма авыл балалар бакчасына нибары 8 бала йөри. Чөнки ул авария хәлендә. Кайбер әти-әниләр балаларын күрше-тирә авыл бакчаларына йөртә», — ди Биектау районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗанов.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/17-11-2020/biektauny-alat-avylynda-ya-a-m-kt-p-m-balalar-bakchasy-t-zi-bashladylar-5786019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев