Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алдана күрмәгез

Бигрәк мәшәкатьле заманда яшибез.

“Ашарга бар, өебез җылы, бар да җитеш”, – дип куанып кына утырасы да бит. Юк шул, кайберәүләр юк җирдән дә проблема таба, үзенең генә түгел, башкаларның да тынычлыгын алып, шуннан тәм таба. Район авылларының берсендә яшәүче ир заты турында шулай дими, ни дисең.

Аерылган хатынының күршегә кунакка килүен белеп алып, үч алырга уйлый ул. Өендәге кыйммәтле әйберләрне җыеп, күршесе ишегалдына яшереп куя да, караклыкта хатынын гаепләп, полициягә хәбәр итә. Тикшерү барышында әйберләр табыла. Бу адәмгә исә ялган “донос” өчен, җавап бирергә туры киләчәк.

– Әлеге эш буенча тикшерү эшләре дәвам итә, – дип хәбәр итте безгә Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров.

Уеннан уймак чыгу озак түгел, шуңа да ялган хәбәр таратканчы, башта ахырын уйласагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев