Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алданучылар һаман бар

Райондашларыбыз арасында банк карталары белән махинация ясаучы мошенниклар тарафыннан алданучылар бар.

«Банк хезмәткәре» дип шалтыратучылар кармагына эләгә күрмәгез, банктан мондый шалтыратулар булган очракта, “кайнар линия”гә шалтыратып, барысын да ачыклагыз”, – дип язып торабыз, югыйсә. Картадагы акчаларыннан коры калган ике райондашыбыз да әнә шулай ялганга ышана.

 Авызыңны күтәреп торсаң, башыңны шул дәрәҗәдә катыралар, булган акчаңны үз кулларың белән шуларга тапшырасың.

Телефонның теге ягындагылар бик көчле психологлар шул, сүзгә дә бик оста алар.

Тагын бер райондашыбыз сайт аша бал сатарга уйлый. Сатып алучысы да табыла. Яшел Үзәннән үк була анысы, “алам”, – ди инде, “транспорт компаниясе белән җибәрүен үтенә, барлык юл расходларын да үзем күтәрәм”, – ди. Бал, бал инде, күпләр шуның белән хәйран акчалар эшләп ала җәйге чорда. Хезмәте дә күп, тырышлык кирәк.

Баштарак сатучы каршы килеп маташса да, сатып алучы моны күндерә. Алга таба сатып алучы сатучыга бал җибәрү өчен регистрация узарга транспорт компаниясенең ссылкасын җибәрә, карта номерын сорый. Өч мең сум күләмендә акча күчерү кирәклеген дә әйтә. Сатучы моңа шик белдергәч, “бу тикшереп карау өчен кирәк, ун минуттан кире үзегезгә кайтарабыз”, – ди. Сатучы өч мең сум акчасын күчерә, һәм... Акча да, сатып алучы да шул минуттан юкка чыга.

– Күрәләтә торып алданмагыз инде, игътибарлы булыгыз. Үз кулларыгыз белән бирәсез, әмма юллап алу гына икеле бу акчаларны, – ди Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев