Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алдау һәм алдану

Үзем алдый белмәгәч, кешегә ышанам

Шул ышануым аркасында байтак кына күңелсез хәлләргә калганым бар. Максатым аларны санап чыгу түгел.

Соңгы мәртәбә ничек алдануымны бәян итеп китсәм, бәлки тынычланып калырмын. Бу язмам гәҗит укучыларны да кызыксындырмый калмас дип уйлыйм.

Сырхауханә алдында, хатынымның анализлар тапшырып, рецепт яздырып чыгуын көтеп утырам. Вакыт акрын уза.

Аптыраганнан тәмәке көйрәтәм.

Күзем тәмәке кабындагы бәягә төште. Кырык дүрт сум дип язылган. Сатучы ханым, ә бәлки туташтыр, һәрбер капны илле сумнан исәпләп, унбер кап тәмәке сатты. Шулай итеп миннән алтмыш алты сум акчаны артык алды.

Өйгә кайтышлый, хатыныма, бу кибеткә кабат керәчәгемне әйткәч, ул: “Әйдә йөрисе юк! Алтмыш алты сум акчамы инде?! Тарткалашып китәрсең дә, кан басымың күтәрелер. Аннан, өйгә кайткач, дару эчәсең була. Ичмасам, бер даруың янга калыр!” – дигәч, күндем.

Бәлки ул сатучыда мине алдау теләге булмагандыр да. Бу төр тәмәке, төрле вакытта төрле бәядән кайта. Үзебезнең авыл кибетчеләре, акча алганчы, гел каптагы бәяне карап, аннан соң гына исәп-хисап ясыйлар. Бу сатучы каптагы бәяне карап тормады шул. Ни булса да булган инде, узган эшкә салават. Белә торып шулай эшләгән икән, гөнаһысы үзенә – хәрәм килешкән кешегә генә килешә. Минем үземә бер дә килешми. Әллә ничә сынаганым бар. Хәрәм булып килеп кергән бер сум акча, миннән ун сум булып чыгып, җилгә оча.

Моннан егерме алты ел элек, беренче мәртәбә пенсиямне алганда...

Рәүфҗан Закиров, Олы Мәңгәр авылы

Тулырак газетадан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев